ЯКЛАУЧЫ и. 1) Кемне дә булса төрле кагу-сугулардан, рәнҗетүләрдән яки һөҗүмнән саклаучы. Дус кирәк миңа, киңәшче, юаныч, яклаучы, таяныч кирәк. А.Гыйләҗев. Ләкин шунысы бар: котыртуын яклаучылары булган малайлар котыртса да, кыены безгә – ятим малайларга эләгә! В.Нуруллин

2) Кемнең дә булса карашын, сүзен, фикерен хуплап, аның ягында булган кеше, тарафдар. Депутат дәрәҗәсен йөрткән кеше, минемчә, ул халык яклаучысы булырга тиеш. В.Имамов

3) махс. Судта гаепләнүчене яклаучы юрист, адвокат; аклау өчен көрәшүче. Хөкемнең рәисе, әгъзалары, прокурор, яклаучылар, гаепләнүчеләр, бер-бер артлы яудырган сораулары белән өзгәли торгач, Садыйкны менә шул зур чуалчык күренешне бүлгәли-бүлгәли сөйләп чыгарга мәҗбүр кылдылар. Г.Ибраһимов. Яклаучы, сез чыгыш ясарга әзерме, рәхим итегез. З.Мурсиев

4) сөйл. Башка берәү өчен киңәшче, ярдәмче, терәк булырлык, аңларлык, ярдәм кулы сузарлык кеше. Күңел кояшым, өмет йолдызым, таянычым, яклаучым бул! Р.Габделхакова. Адәм баласы фикердәшкә дә, терәк-таянычка да, яклаучыга да мохтаҗ. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә