ЯКЛА’У ф. 1) Кемне дә булса рәнҗетергә, кимсетергә бирмәү, канат астына алу. – Сез барыгыз да бер, барыгыз да ирләрне яклыйсыз! – дип әрләште. Г.Ибраһимов. Шул хәлдән соң Ага-Базар сәүдәгәрләре аны һәрчак якладылар, кирәк чакта акчасын да бирделәр, «юмарт хан» дип, исемен дә дөньяга тараттылар. М.Хәбибуллин

2) Кемгә дә булса теләктәшлек итеп, аның карашларын, мәнфәгатьләрен хуплау; көрәштә, бәхәстә бер якта булу, шул як өчен көрәшү. Хәмдүнә, бөтен акылын, бөтен сабырлыгын җыеп, үз халкын яклады. Д.Каюмова. Ә абый аларны яклады, акчага ялган шаһитлар сатып алды. З.Мәхмүди

3) Кемне яки нәрсәне дә булса өстен күрү, хуплау, яхшы дип табу. Югарыдан килгән карарны якларга кушасың! М.Вәлиев. Кайбер әти-әниләр дистанцион укуны яклады. Кызыл таң

4) Диплом, проект, диссертация һ.б.ш. фәнни яки иҗади хезмәт махсус советта яки утырышта тикшерүгә куеп бәяләүгә ирешү һәм тиешле квалификация алу. Әле күптән түгел генә Р. Ганиеваның бер шәкерте «Тукай иҗатында Коръән мотивлары» дигән темага кызыклы диссертация яклады. Н.Хисамов. Ничек кирәк алай бу чорны үткәрделәр, Лениза да ире әзерләп биргән дипломны яклады ул чәйнәп биргәннәрне комиссия каршында шартлатып сөйләде. М.Маликова

5) махс. Суд эшендә гаепләнүченең адвокаты булу; гаепленең мәнфәгатьләре сагында тору. Син инде, Иван Васильевич, башка гаепләнүчеләрне дә якларга тырыш. Һ.Такташ

6) Кеше хокукларын бозарга, аларны кыерсытырга юл куймау; кемнең дә булса мәнфәгатьләре өчен, гаделлек өчен көрәшү. Район түрәләре белән сугыша торган, үз хокукларын якларга теләгән кешеләр табыла, аларның сезнең кебек ялгыз пикетларга чыгасы килсә, нинди киңәш бирер идең? Р.Бикмөхәммәтова. Халык үз хокукларын үзе якларга тиеш. Н.Алан

7) Яхшы яктан таныту, яхшы яктан күрсәтү, күтәрү (дан тур.) Шуны әйтергә кирәк: комсомолдан чыккан шушы егетләр белән без Азнакай районының данын якладык. Ә.Исхаков

Яклап бетерү Җитәрлек яклау; бик күп яклау. Башка халыкларда булса, әлбәттә инде, андый галимнең бөтен хезмәтләрен туплап том-том итеп чыгарырлар, аның эшчәнлеге турында әллә ниткән диссертацияләр язып-яклап бетерерләр иде. М.Мәһдиев

Яклап йөрү Озак вакыт дәвамында яклау. Еллар үтеп, көнчыгыш тарафында көн күргән кардәшләрен яклап йөргән арада, туган якларында калган колак тешләшкән насыйбы кияүгә дә чыгып өлгергән икән шул. М.Хәбибуллин. Син, кыр үрдәкләре, пошиларны яклап йөри торгач, иң мөһим мәсьәләләрне читтә калдырдың. Р.Батулла

Яклап калу Якларга өлгерү; форсаттан файдаланып яклау. Яклап кала алмадым мин сине, өлгермәдем. В.Имамов. Ул вакытта чынлап та зур бәладән коткарып, яклап калды аны Булат. Г.Гыйльманов

Яклап кую Тиз арада яки алдан ук яклау. Зәйнәп Вахитовнадан соң сүзне Роберт алды. Ул иң әүвәл кафедра мөдиренең фикерен яклап куйды. Ә.Сәйфетдинов

Яклап тору Һәрвакыт, даими яклау; сөйләү моментында яклау. Хәзерге яшьләрне, билгеле, аңламассың, әнә бит Әлфия дә шуны яклап тора. Н.Акмал. Менә анда инде редактор Ларисаның андый гамәлләрен ачыктан-ачык яклап торды. З.Мифтахов

Яклый башлау Якларга керешү. Дәррәү кубып Сәетне яклый башладылар. М.Хәсәнов. Шулчак ярлы агай, боларның арасына кереп, берсен яклый башлаячак, ә икенчесе, моңа үпкәләп, кунакны өйдән куып чыгарачак. Р.Вәлиев

Яклый тору Нәрсәдер башланганчы, ниндидер вакыт җиткәнче яклау. Әлегә үз мәнфәгатьләребезне үзебезгә яклый торырга кирәк. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә