ЯКЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. яклау. Күптән түгел аның гыйльми җитәкчелегендә мәктәп укытучысы Нурулла Гарифның татар телендә «Казан ханлыгында Чаллы олысы» дигән темага диссертация яклаганын гәзиттән укып белгәч, галим белән кызыксынуым тагы да арткан иде. А.Тимергалин. Шуннан соң Рафисның зары кимеде, диссертациясе дә, төгәлләнеп, бик тиз якланды. Н.Гыйматдинова 2) сөйл. Кылану, кылтаю. Чәчләрен маңгайга өеп, Борыннарын күккә чөеп, Йөриләр бит якланып. Т.Миңнуллин Яклана башлау Якланырга тотыну. Ел саен фольклористика шифры буенча күпсанлы диссертацияләр яклана башлый. Фәнни Татарстан Якланып бетү Тулысынча яклану; барысы да яклану. Чөнки нәкъ менә бүген балалар безнең җәмгыятьтә хокукый яктан да, социаль яктан да якланып бетмәгән катлам санала. Кәеф ничек? Якланып китү Билгеле моменттан алып яки кинәттән яклану. Бу чаклысын белмиләр һәм, моны белмичә торып, артык якланып китәргә уңайсызланалар иде. Ф.Хөсни Якланып тору Даими яклану; хәзер, әле яклану; күпмедер вакыт дәвамында, озак вакыт яклану. Шуңа күрә диссертацияләр дә якланып тора, конференцияләр дә гөрләп үтә. Д.Булатова Якланып утыру сөйл. к. якланып тору. Якланып утырма монда! Бианаңа хәл белергә кермәгәнсең бит! Р.Гаязетдин Якланып яту сөйл. к. якланып тору. – Урыс кешесе эшкә чыкмыйча эчеп ятса да сүз әйтмиләр – аларның өе, хуҗалыгы, тирән тамырлы туган-тумачасы, хөкүмәте-дәүләте бар, шуларга якланып ята, – дип өстәде Сеитислам. А.Хәлим |