Я’КИ терк. фар. 1) к. яисә. Әлбәттә, кешенең «мин бәхетле» яки «мин бәхетсез» дип әйтергә хакы бар. Л.Шагыйрьҗан. Кышларын исә кыенрак: салкын мунчада яки сәндерәдә күпме генә киенеп-төренеп утырсаң да, бермәлне салкыннан тешләр тешкә бәрелә башлый. А.Әхмәтгалиева

2) Һәр тиңдәш кисәк алдында кабатланып килеп, шулар белдергән нәрсәнең, эш-хәлнең берсе генә һичшиксез реальләшүгә басым ясый. Өченче күрешүдә инде гашыйклар яки кавышалар, яки мәңгелеккә аерылалар. Г.Рәхим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә