ЯКА’ ЧЫЛБЫРЫ и. этн. Хатын-кызларның муенына тагу өчен, ике-өч рәт чылбырга көмеш тәңкәләр тезеп ясалган бизәнү әйбере. Чынаякны алганда, аның алдына таба зур, озын яка чылбырлары, берсенә берсе бәрелә-бәрелә, алга таба бөгеләләр. Г.Исхакый. Сөем тутайга яка чылбыры, алтын-көмеш тәңкәләр, затлы күлмәкләр, кәшимир яулыклар, Сөен оланга сөяк саплы пәкеләр, булат хәнҗәрләр тагы әллә ниләр бүләк ителде аларга ул көнне. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә