ЯКАЛЫК и. 1. Якага җитәрлек, якага ярарлык, яка өчен билгеләнгән материал, мех һ.б.ш. Синең бу койрыгыңнан хатыныма бер дигән якалык чыгачак, я бүрек. А.Хәсәнов. Әйдә, кибеттән якалыклар алабыз да дөньяда юк фасонлы бүрек тектерәбез. М.Маликова

2. с. мәгъ. 1) Яка тегү өчен билгеләнгән, яка тегәргә яраклы; якага җитәрлек. Һәртөрле әгълә мехлар, камчат, камалар, якалык һәм бүреклек каракүлләр... Г.Әпсәләмов

2) Яка тегәр өчен мех, материал сатып алырлык. Якалык акча



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә