ЯКАЛАШУ ф. 1) Даулашу, талашу; сугышу. Хәлфә мәдрәсә турысына килеп җиткәндә, әле генә шау-гөр килеп якалашкан, кычкырышкан малайлар, бик әдәпле, тәти малайлар кыяфәтенә кереп, песием генә булып калалар. Г.Бәширов. Нәкъ шул мизгелдә ишектән бәрелә-сугыла Сәет килеп керде һәм якалашыр дәрәҗәгә җитеп кызган яу башлыкларының бәхәсен өзде. В.Имамов

2) күч. Көрәшү; бирешмәскә тырышу; нинди дә булса авыр шартлардан, янаган куркынычтан котылырга тырышу. Сугыш алдыннан шушы тып-тыныч, кешеләре әйбәт авылда, ялгыш сүз ычкындырмагаем дип, дер калтырап яшәдек, сугышта Газраил белән якалаштык. М.Хуҗин. Ике тәүлек буе Ак бабай үлем белән якалашты. Г.Гыйльманов

Якалаша башлау Якалашырга тотыну. Минем хәл дә әйбәттән түгел иде: көпә-көндез, айнык баштан, урам уртасында дигәндәй, якалаша башла, имеш! Ш.Маннур. Кайсы кушаматы белән дәшсәләр дә, ул ялт борыла, дәшүчегә акаеп карый, шундук тибешә, якалаша башларга да күп сорамый. Ф.Садриев

Якалаша язу Чак кына якалашмый калу. Алар хәтта якалаша яздылар, ярый әле Заһидулланың әтисе Гыйбадулла карт сабыр акыллы кеше иде, икесен ике уңайга салып аерды ул аларны, юкса бит Габдрахман: Раскулачабайт итәм мин сине! дип тотынган иде. Р.Сибат. Шәйхенуров белән якалаша яздык. Ю.Әминев

Якалашып алу Тиз генә, аз гына якалашу. Шул рәвешле атлар өчен шактый гына якалашып алгач, Фәтхерахман карт тына. В.Имамов

Якалашып бетү Якалашуга барып җитү; бик нык якалашу. Сезгә акча бирсәк, якалашып бетәр идегез бугай. Безнең гәҗит

Якалашып йөрү Төрле вакытта, төрле җирдә якалашу. Теләсә кем белән якалашып йөрергә Гайдулла Кәнделеме әллә син! М.Хәбибуллин

Якалашып карау Якалашырга тырышу. Җылы ташпулатларга кереп оялаган, үз җирендә, үз илендә һәр таш, һәр агач, һәр инеш ярдәм иткән басурман дошман белән якалашып кара! Ф.Латыйфи. Бар син, якалашып кара Гыйрфан мулла белән, җаныңны суырып алып, уч төбеңә китереп салыр. С.Поварисов

Якалашып китү Ниндидер сәбәптән кинәт якалашу. Татулануга ничә ел тулуны бәйрәм итәргә дип очрашкач, мактанышып тост әйтешкәндә якалашып киткәннәр. Ш.Галиев. Алар якалашып киттеләр, аннары бугазга-бугаз ябыштылар. А.Хәсәнов

Якалашып тору Даими якалашу; сөйләү моментында якалашу. Әлеге матурлык белән фаҗига фәрештәсе сугышып яшәгән кебек, шатлык белән кайгы да һәрвакыт якалашып торадыр ул. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә