ЯКА и. 1) Киемнең муен өчен калдырыла торган уем һәм шул уемга тегелеп куелган тукыма кисәгеннән гыйбарәт детале. Мин яңа күлмәк тектем, Курчакка бүләк иттем. Түгәрәк яка уйдым, Ап-ак күбәләк куйдым. Р.Вәлиева. Гөлтуташ иске күлмәгеннән, чамалап, җиң, яка өлешләрен кисеп ала, Зифа, бармак битләрен йөз кат тишкәли-тишкәли, итәк асларын бөрә-бөрә тегә. В.Имамов 2) Аерылып, күренеп торырлык итеп, тукыма, челтәр һ.б.ш.дан эшләнеп, киемнең муен уемына тышкы яктан тегеп, төймәләп яки беркетеп куела торган өстәмә материал. Аның өстендә күн якалы зәңгәр сырма, яшел бумази чалбарының балакларын лыпылдатып, кыска ботылар киеп куйган. М.Мәһдиев. Челтәр яка үргән көннәр истә, Кичләр буе бизәк сипләгән... Г.Айзат 3) Өске киемнең муен уемы тирәсенә беркетеп яки тегеп куела торган мех. Тамагымны саклар өчен, авыз-борынымны мех яка эченнән бер дә чыгармыйм. Ә.Еники. Теге хатын көмеш сыман төлке яка алган. Х.Камалов 4) күч. Якын урын; ян, кырый, чит; яга. Инәйне, юрганын ачып, кабер якасына куйгач, энем белән миңа кабергә төшәргә куштылар... Ә.Еники. «Бар, бар!» – дип, эчтән ниндидер көч әйди аны, һәм ул, китмәкче булып, чокыр якасына үрмәләп менә, ләкин пуляларның җанөзгеч выжылдавы тагы аска таба тартып төшерә. Х.Камалов 5) күч. Су, елга, тау һ.б.ш.ның буеннан-буена сузылган өлеше; буй. Ул чагында әле ярның бу яктагы якасында безгә каршы өч-дүрт йорт булып, аларның һәркайсы, чокырга ачулангандай, сырты белән утырган, тәмам йөз чөергән иде. К.Миңлебаев. Яка термины татар ономастикасында (барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган фәндә) елга яры, тау кырыйларын аңлата, күчерелмә мәгънәдә кулланыла. Ф.Гарипова ◊ Яка астына (артына) салу Исерткеч эчемлек эчү; кәгү. Әтиләр күрмәгәндә яка астына салдык берне. М.Вәлиев. Яка астына (артына) төшерү к. яка астына (артына) салу. Якага яка килү Ызгышу, талашу, кыйнашу; ярсып сугышу. Тик шунысы яман: кергәннәр дә, янә татарлыклары кузгалып, бер-берсенә нәҗес сүзләр әйтешә башлаганнар, якага яка килгәннәр, әдәпсезләнеп беткәннәр, дөмбәсләшкәндә тәһарәтләре бозылган. А.Тимергалин. Үз гомерләрендә бер-берсе белән беренче кат якага яка килгәнгә уңайсызланыпмы, көчләренең тигез икәнлеген белгәнгәме, кичәге җан дуслар сугышмадылар. Ә.Гаффар. Якадан алышу к. якага яка килү. Я булмаса баштан ук якадан алыша, чәкәләшә башлыйлар. М.Хафизов. Әле теге, унике хуҗалык белән районда беренче булып колхоз төзегән елда ук, алар, соңыннан кан дошманнарга әверелерлек булып, якадан алышканнар. В.Имамов. Якасына ябышу к. якасыннан алу. Аларның кулына сугучы, якасына ябышучы якын араларда, ихтимал, булмас та. Н.Шәрифуллин. Якасыннан алу 1) Берәр нәрсә таләп итү, нидер эшләргә яки сүз, сер әйтергә тупас рәвештә мәҗбүр итү; көч куллану. Кемдер бер генә кирегә сукалый торган сүз әйтсә, тегенең якасыннан алуга ук барып җитәргә мөмкин. М.Хәсәнов. – Нигә, Мулланур, минем малайны якасыннан алдың? – дип, шофёрның әнисе чәчрәп чыга. М.Яһудин; 2) Авыр, котылгысыз хәлгә кую. Бервакыт үз малың үзеңнең якаңнан алыр, димәдемме [сиңа]? Г.Ибраһимов. Үлем якаңнан алгач та киленең белән сатулашып ятма инде, әти кеше! Р.Сибат; 3) Зур куркыныч астына кую, янау. Грипп якаңнан алмасың дисәң, мондый ысул бик отышлы: ике лимонны һәм ике тырнак сарымсакны угычта уарга да, барлыкка килгән боткага бер литр кайнаган су агызырга. Татарстан яшьләре. Акчаңны учлап, дару эзләп йөгергәнче (ярый ла йөгерә алсаң яисә янәшәңдә ярдәм итүчең булса), авыру чын-чынлап якаңнан алуы бар. Туган як; 4) Үзеңә буйсындыру; үзеңчә эшләтү. Язмышның якасыннан алып, этләнеп-үҗәтләнеп яшәргә күптән вакыт. В.Имамов. Әлегә безнең яшәештә «Мәскәү якаңнан алса» дигән гыйбарә ешрак яңгырый. Кызыл таң. Якасыннан тоту к. якасыннан алу. Үлем ястыгына аугач, әҗәле якасыннан тоткач, ул аңлады ки: гап-гади бер нәрсәгә аның җавабы юк икән ләбаса. Р.Батулла |