ЯК I и. 1) Нинди дә булса бер юнәлеш, тараф. Шул тавышны алып киткән җил көзгедәй күлнең өстен урман ягына таба йөгергән нәни дулкыннар белән шадралата. А.Алиш. Мансур, күз ачып йомганчы, көймәне тавыш ишетелгән якка таба борды. Г.Әпсәләмов

2) Урталыктан читтә булган, ян тарафтагы урын; кемнең яки нәрсәнең дә булса уңында яки сулында урнашкан урын. Уң як күршедәге бик матур йортта яшәүче Гәүһәршад исемле хатын мәрхүм ире зәргәр Биктимер көмештән койган кәмәр каптырмалары бүләк итте. А.Тимергалин. Керүгә сул яктагы стенага күз явын алырлык матур чәчәкле келәм эленгән. В.Нуруллин

3) Елга, урам, юл кебек буйга сузылган нәрсәләрнең ян ягындагы, кырыендагы урын; оч. Поезд бер башыннан йөгереп керә дә икенче башыннан йөгереп чыга, шулчак инде ул елганың аргы ягына чыгып та җиткән була. А.Алиш. Биш-алты йөз йортлы Чыршыбаш исемле бу авыл инешнең калкурак уң як ярына утырган. Д.Булатова

4) Уң, сул, тискәре һ.б.ш. сүзләр белән килгәндә, берәр предметның, әйбернең (мәсәлән, тукыманың) кайсы да булса өслеген белдерә. Чалбарын салып урындык артына элгән, ярымшәрә килеш идән уртасында басып тора, кулында халаты, тырыша-тырыша, ул аның уң ягын әйләндереп маташа. З.Хөснияр. Күлмәген тискәре яктан кияр иде. Байыйм, дип. Н.Гыйматдинова

5) Нинди дә булса бинаның аерым өлеше яки бүлмәсе. Миңнехан йокыдан торып алгы якка чыкканда, Зөбәйдә өстәлгә алсуланып пешкән гөбәдия куйган иде инде. В.Имамов. Мунчадан кайткан җиргә безне түр якта бай итеп әзерләнгән өстәл көтә иде. А.Нәҗми

6) мат. Геометрик җисем хасил иткән ян яссылыкларның һәрберсе. Өчпочмакның һәр ягы Бер шырпы буе булсын. Р.Нуруллин

7) мат. Геометрик фигураны хасил иткән сызыкларның һәрберсе. Квадратның бер ягы 10 см булса, турыпочмаклыкның иңе ничә см була? Сабантуй

8) Нинди дә булса бер өлкә, төбәк; ил. Урманнар киселә, сулыклар, һава пычрана, туган як табигате елдан-ел ярлылана бара. А.Хәсәнов. Актаныш ягы – гүзәл табигатьле, җырлы-моңлы як. Л.Җамалетдинов

9) Бер-берсенә капма-каршы булган ике кеше тормышы, күренеш, предмет һ.б.ш.ның берсе; тараф. Бер якта – куштаннар һәм кулаклар, икенче якта – халыкның калганы иде. М.Галәү. Көчләр тигез түгел: бер якта – мәхәббәткә сусаган таза-йомры авыл егетләре, икенче якта – шәхси милекне, ягъни алма, алмагачларны, каралты-кураны һәм, әлбәттә, яраткан оныгын көтеп, саклап постта торучы сугыш инвалиды. Д.Гыйсметдин

10) Нинди дә булса эш, мөнәсәбәт буенча бер-берсенә каршы куелган кешеләр яки кешеләр төркеме. Рәшит Нәҗметдиновның бу искиткеч партиясендә дошман як бердәнбер хата җибәрә. А.Тимергалин. Озын-озак бәхәсләрдән соң, ниһаять, ике якны азмы-күпме канәгатьләндерә алырлык уртак килешүгә ирештеләр. Р.Вәли

11) юр. Судта гражданнар арасындагы низаг, бәхәс һәм җинаять эшләре хәл ителү барышында бер-берсенә каршы булган кешеләр; гаепләүче яки гаепләнүче. Әгәр яклар үзара килешсә һәм китерелгән зыян тулысынча түләнсә, чыннан да, авыр булмаган җинаять эшләүчегә карата ачылган җинаять эше туктатылырга да мөмкин. Шәһри Казан. Зыян күрүче як

12) сөйл. Нәсел, кардәшлек кемгә карата билгеләнү, кемгә бәйле булудан чыгып күрсәтелгән тараф турында. Синең кызны кичереп тә була, кыз барыбер инде ир ягы. Р.Мингалим. Шул бәягә төшереп узган туй мәҗлесеннән соң бүләкнең ниндилеген ике яктан да (ир белән хатын ягы) тикшерү китә. Безнең гәҗит. Әти ягы. Әни ягы

13) Кемне яки нәрсәне дә булса билгели, характерлый торган берәр сыйфат, үзенчәлек. Акылың булса, күп фәлсәфә сатма, кыланма, лучше, ике күзеңне дүрт итеп, иптәшләреңә бак: яхшы якларын үзеңә күчер, начар якларын кабатлама. Г.Әпсәләмов. Кеше холык-фигылендә, бер тора торгач, андый яклар да калкып куя икән ул. А.Хәсәнов

14) Нинди дә булса мәсьәләнең бер аспекты, бер нигезе. Юридик яктан проблема юк, атарга лицензия бирелгән дип исәплә. Ә.Әминев. Матди яктан аякка басып, үги әнкәсенә вакыт-вакыт ярдәм дә иткәли башлагач, инде бик картайган немец карчыгы да Азатка гаилә кору турында киңәш биргән һәм нәкъ минем дәлилләрне китергән икән... А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә