Я’ИСӘ терк. 1) Тиңдәш кисәкләрне яки тиңдәш җөмләләрне теркәп, аларга санау, сайлау төсмере өсти. Хуҗамның улы Фәрһад, укудан яисә хоккей уйнаудан буш чагында, әллә нигә бер булса да, мине урамга, саф һава суларга алып чыга. А.Хәсәнов. Берәүләр Алланың барлыгына чын күңелдән ышанса, икенчеләре Аңа өлешчә генә ышана яисә бөтенләй ышанмый. З.Мәхмүди 2) Санап киткән тиңдәш кисәкләрнең соңгысын башкаларына каршы куя: әллә, бәлки. Я орчыктай бөтерелеп ала, я бер урында туктап кала яисә бөтенләй каядыр агып китә... Г.Гомәр. «Я бу адәм Наиләне бөтенләй яратмый, яисә, яратса да, көнләшү дигән нәрсәнең ни икәнен дә белми торгандыр», – дип уйлаган иде Фәләх, аның шулхәтле түзем булуына исе китеп. В.Нуруллин 3) Әйтелгән фикерне ачыклый яки аңа нәрсә дә булса өсти, конкретлаштыра торган сүз яки җөмләне берләштерү, теркәү өчен кулланыла. Ләкин аның куллары кочмыйлар мине, яраткан ир-ат куллары түгел бу, бөтенләй икенче, әйтерсең яраткан абыйсы сеңлесен үз итеп сыендыра, яисә ана баласын иркәләгән төсле. К.Кара. Мондый төпләр күп булса – димәк, утынга кискәннәр. Яисә йорт-кура өчен... Г.Гыйльманов |