ЯЗЫШУ ф. 1) урт. юн. к. язу I. Кемгәдер нәрсәдер язарга ярдәм итү. Инша язышты

2) Бер-береңә хат язу; хат аша хәбәрләшеп тору. Әгәр хаттагы даталар дөрес булса, болар дүрт елга якын язышкан. А.Гыймадиев. Аның белән хат язышканнан соң әйбәтләнеп китте минем тормышым! Г.Гыйльманов

3) Матбугатка мәкалә-очерклар язгалап тору. Ул 1915 еллардан «Ак юл», «Аң» журналларына актив языша, шигырь-поэмалары бер-бер артлы басылып кына тора. М.Шабаев. Син көндәлек (вакытлы дип тә әйтәләр) матбугатта иң актив язышкан әдип. Р.Фәйзуллин

Языша башлау Язышырга тотыну. Әнәс ага өлкән яшьтә иде инде, без языша башладык, җитмешенче еллар... М.Мәһдиев

Язышып килү Эзлекле рәвештә, күптәннән язышу . Нәтиҗәдә газета-журналның ни икәнен белмәгән авыл хатын-кызлары хәзерге көндә «Азат хатын»ны укып бару гына түгел, аның битләренә язышып киләләр. Һ.Такташ

Язышып тору Озак вакыт дәвамында даими язышу; әле, хәзерге вакытта язышу. Сигезенчедә, тугызынчы, унынчыда укыганда да хат язышып тордык Илдар абый белән. Л.Фаршатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә