ЯЗЫ’Н-КӨЗЕН рәв. Яз һәм көз айларында; яз яки көз булуга карамастан. Хастаханә тирәләрендә һәрвакыт, җәен-кышын, язын-көзен, үзенә бертөрле әчкелтем-төчкелтем ис була. Г.Әпсәләмов. Кышын кар баскан тар сукмактан йөреп җәфалансаң, язын-көзен пычракны ерып чыкмаслык баткак була. Г.Әдһәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә