ЯЗЫЛЫШУ ф. Өйләнешүне рәсмиләштерү. Язылышуын гына язылыш, паспортыңда мөһере генә булсын, туй ясамагансыз дип, кире аера торган гадәт юк. Н.Әхмәдиев. Беренче мәшәкать күңелле иде – яңа гына институт тәмамлаган олы кызы, Казаннан киявен ияртеп кайтты да: «Без язылыштык – өйләнештек», – диде. Р.Габделхакова

Язылышып җибәрү Тиз генә язылышу. « Язылышып җибәрик әйдә», – димәсенме шулчак егет. М.Вәлиев

Язылышып калу Язылышырга өлгерү. – Син киткәнче язылышып калырга кирәк безгә, – диде ул кыю гына. Сөембикә

Язылышып кую Алдан ук язылышу. Тәкый абзыйның яшьләрнең, картлар киңәшен тотмыйча, астыртын гына язылышып куюларына бик җене каткан икән. Р.Төхфәтуллин. Ул – хәрби кеше, кунакка гына кайткан иде. – Без язылышып куйыйк, – диде. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә