ЯЗЫЛЫШ и. Язылу (I) рәвеше, язылу (I) үзенчәлеге. Алар шигырьнең төзелешенә, аның язылыш техникасына, формасы-калыбына бөтенләй игътибар итмиләр диярлек. М.Шабаев. Мине «Ана теле» исемле мәкаләдә тикшерелгән төрле-төрле сүзләрнең һәм гыйбарәләрнең кайсы телдән кайсы телгә килеп керүе, аларның кулланылыш даирәсе, потенциалы һәм язылыш үзенчәлекләре кызыксындыра. А.Тимергалин |