ЯЗЫЛУЧЫ и. 1) Вакытлы матбугатка язылган кеше; газета-журналлар алдыручы; абунәче, мөштәри. Яртыеллык ахырында бер генә язылучы кимегәнен күрсәң дә, үз-үзеңне ашарга ябышасың: нишләп газетага язылмадылар икән, булдыра алганча тырыштым, язмаларыма бар җан җылымны салдым, ачынып хат язганнарга көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым бит, дисең. И.Фәйзрахманов

2) Социаль челтәрдә билгеле бер аккаунтны һ.б.ш.ны карап баручы кеше. Сәхнә мэтрларына килгәндә, Салават Фәтхетдиновның битендә йөз ике мең язылучы бар. Идел. Социаль челтәрләрдәге сәхифәләремдә 50 меңләп язылучым бар. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә