ЯЗЫЛУ II ф. төш. юн. к. язу IV. Корсагы бераз кимегәч, буыннары язылгач, бөтен көченә куалый башларга булыр. В.Гали. Ул, оешкан буыннар язылмасмы дип, берара койма буйлап арлы-бирле йөренде. Ф.Абдуллин Языла бару Торган саен күбрәк язылу. Йөргән саен аяклар языла бара Языла башлау Язылуга табан бару. Картларның үзләренең дә буыннары языла башлады шикелле, йөзләренә өн чыкты. Х.Камалов. Аяклары языла башлады, башы артка китте, иреннәре әкрен генә ачылып, тешләр ыржайды, ике теш казнасы телен кысты. Р.Батулла Языла төшү Бераз язылу; тагын да язылу. Фазулланың зәңгәрсу төскә кергән озын бармаклары гармун телләре өстендә уйнаклый башлауга, бөкресе языла төшеп, гәүдәсе тураеп киткән кебек күренде. Г.Бәширов. Елмаюдан маңгай җыерчыклары да языла төшкән бит! Г.Әдһәмова Язылып бетү Барысы да язылу; тулысынча язылу. Күптән инде бизәнүне оныткан йөз, артык ябыклыктан зураеп калган сыман куллар, авырудан язылып бетмәгән авыр гәүдә – болар барысы да хатынның сөйкемлелегенә каршы аргументлар иде. Л.Ибраһим-Вәлиди Язылып җитү Тиешле дәрәҗәдә язылу; бераз язылу. – Аяк язылып җитми, иптәш военврач, – диде Нәгыймов, хәлсез генә йөзен җыерып. Х.Камалов Язылып китү Билгеле бер моменттан алып язылу. Артык кысташмыйча берәр бокал шәраб җибәргәч, ничектер уйлар ачылып, буыннар язылып китте. Х.Ибраһим |