ЯЗЫЛУ I ф. 1) төш. юн. к. язу I. Аларда авылда мәчет төзергә һәм мәктәп-мәдрәсә ачарга киңәшләр бирелгән, кирәк булса, матди ярдәм күрсәтәчәкләре турында язылган иде, рәхмәт төшкере. А.Хәлим. Ә анда «Хәдичә, гөлкәем, сине чишмә юлында көтәм» дип язылган иде. А.Мансуров 2) Берәр оешмага, коллективка әгъза булып керү, шунда теркәлү. Шунда мин тоттым да Кызыл Армиягә үзем теләп язылдым. А.Шамов. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен кат-кат мисал итеп китергәнем бар үзегезгә, исегезгә генә төшерәм: шәкертләр оештырган әдәбият түгәрәгенә язылган кеше, түгәрәккә килгәндә, һәрчак яңа язмасын алып килергә тиеш булган. А.Әхмәтгалиева 3) Алдан хак түләп, билгеле бер вакыт дәвамында газета-журнал һ.б.ш.ны китерүне рәсмиләштерү. Бөтенләй юк дигәндә дә, бер-ике исемдәге булса да, матбугатка язылырга акча таба ала ул безнең халык. Б.Рәхимова. Бик теләгәндә дә, языла алсалар, бер яки ике газета-журналга язылалар. Р.Фәйзуллин 4) Социаль челтәрләрдә билгеле бер аккаунт, сайт һ.б.ш.дан килгән хәбәрләрне кабул итәргә, даими карап барырга ризалык белдерү. Ни кызганыч, Русиядәге канкойгыч вакыйгаларны тудыручы яшьләр дә мәктәп сугышлары турындагы Тру крайм комьюнити пабликларына, блок һәм сайтларына язылган булган. Кызыл таң. Бу акциядә катнашу өчен, министрлыкның Instаgrаm челтәрендәге аккаунтына язылган булу шарт. Мәйдан 5) к. язылышу. Берсе алганлык, икенчесе барганлык хакында язылырга калдылар. Г.Камал Языла бару Эзлекле рәвештә язылу. Дөрес, әңгәмәгез магнитофон тасмасына языла барыр, ләкин сезне берәү дә тыңлап тормас... А.Тимергалин. Сүзләре күңелемә уелып языла бардылар. Ф.Яхин Языла башлау Язылырга тотыну. Көнен-төнен өстәл артында утыра, языла башлаган хезмәтен тәмамларга ашыга. Р.Мөхәммәдиев. Мин, Земфирага дип языла башлаган хатны кулыма алып, озак еладым. Я.Шәфыйков Язылып йөрү Язылуга озак вакыт сарыф итү; күптәннән бирле язылу, шактый вакыт язылу. Почтага барып язылып йөрү – үзе бер мәшәкать, ә монда почта хезмәткәрләре дә бар, сорауларың булса, журналистлар да шушында гына. Шәһри Казан Язылып калу Язылырга өлгерү; ниндидер вакытка кадәр язылу; моментыннан файдаланып язылу. Шуңа күрә журналга сентябрь-октябрь айларында язылып калу хәерлерәк. Казан утлары Язылып кую Алдан язылу. Күпме белемле кеше кибетләрдән яхшы китап эзли, күптомлы басмаларга берәр ел алдан язылып куя, таныш-белеш аша берәр дефицит китап юнәтсә, төлке тоткан кебек сөенә. Р.Фәйзуллин. Бару белән «Казан утлары» журналына, «Социалистик Татарстан» газетасына язылып куйган идем. М.Вәлиев |