ЯЗУ V ф. 1) Май ясау өчен каймакны туглау; атлау. Кунак апалар гөбедә май язалар, ә майлары төшми. Г.Әпсәләмов. Ә хатыннар ак май язар, Сөт өстеннән әйрән сыгар – Ап-ак икмәк, кымыз чыгар!.. Л.Шәех 2) сөйл. сир. Гомумән нәрсәнедер болгату, туглау. Телефоннан акырышып эш чыкмас, су язып май төшми! А.Гыйләҗев Яза тору Берәр эш-хәлгә кадәр яки шуның барышында язу; әледән-әле, даими язу; берәр вакытка кадәр язу. Хафиз карт ишегалдында бәрәннәрне эш иткән арада, мин, гөбегә салып, шул каймактан май яза тордым. В.Нуруллин Язып бетерү Язу эшен тәмамлау; тулысынча язу. Май язып бетергәч чыгам Язып бирү Башка берәү өчен язу. Әнием белән бертуган апам, кәҗә сөтләрен җыеп, миңа бер кадак май язып бирде. Ф.Яруллин Язып тору Сөйләү моментында яки әледән-әле язу. – Сөтне, каймакны әрәм итмибез инде, атнага бер май язып торам, – ди Нурия апа. Кызыл таң |