ЯЗУ IV ф. 1) Бөкләп, кысып, җыеп куелган нәрсәне турайту, ачу, җәю. Тезләре өстендә яткан сөлгесен бер читкә алып куйды да, оеган аякларын язганда, ах-вах килеп, сәкедән төшә башлады. М.Хәсәнов. 2) Хәрәкәтләндереп, кан әйләнешен тизләтү, хәрәкәтләрне җиңеләйтү, җайлау (очлыклар тур.). Дөге өйрәсе ашап, кайнар чәй эчеп алгач, арыган буыннар язылгандай булды. Г.Сабитов 3) Укмашкан, киезләнгән нәрсәнең һәр бөртеген аерым торырлык хәлгә китереп тетү, кул яки берәр әсбап белән тарткалап йомшарту. Шушы сүзләрдән соң, Чыңгыз янына олы хатыны Бүртәне дә бастырып, ап-ак йоннан язган затлы киезне баш өстенә күтәрәләр. А.Хәсәнов. Үзебезнең сарыкның язгы йонын яздым, бик нечкә итеп җеп эрләдем. М.Маликова Яза бару Булган берен рәттән язу. Йонны китерә баралар, яза барам. Кызыл таң Яза тору Берәр эш-хәлгә кадәр яки шуның барышында язу; әледән-әле, даими язу. – Бераз аякларыгызны яза торыгыз, мин, өйгә кереп, капкалап чыгам, – дигән ул. Ф.Яруллин Яза төшү Бераз язу; тагын да ныграк язу. Мохтар абзый, җыерылган кашларын яза төшеп, Низамга карап куйды. М.Хәсәнов. Бераз утыргач, сыра куәте буыннарны яза төшкәч, Роза дигәне игътибарны Нияз белән Рәшиткә юнәлтте. С.Зыялы Язып бетерү Барысын да язу; язу эшен тәмам итү. Язып бетерүгә, йоннарны алып китә баралар Язып бирү Башка берәү өчен язу. Йон язып бирү Язып җибәрү Бераз язу. Бу юлы Илбариска озак азапланырга туры килмәде: ул ике-өч талпынуда өскә шуып чыкты, чалкан яткан килеш аякларын сузып, тәнен язып җибәрде, аннары гына баягы мәче ягына борылып карады. Г.Гыйльманов. Интегәсе дә түгел, тырышасы да. Нибары бармакларны гына язып җибәрәсе. Д.Булатова Язып тору Даими яки әледән-әле язу; әле, хәзерге вакытта язу. Без килеп кергәндә, әби йон язып тора иде. Ялкын |