ЯЗУ III ф. 1. Кемне яки нәрсәне дә булса югалту, кемнән яки нәрсәдән мәхрүм калу. Ләкин бу нәфрәтләнеп елау түгел иде. Кызлыгыннан язган кызлар елавы бу. З.Мәхмүди. Моның нәрсә икәнлеген өлкәннәр хәтерлидер: партбилетыннан язган кеше мотлак рәвештә эштән бушатыла, башкача ул гомердә дә җаваплы вазифага урнаша алмый. З.Мурсиев. Һуштан язу. Акылдан язу

2. ярд. ф. Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең аз гына булмый калуын аңлата. Үзебезнең авыл кешеләренең һәркайсының холкын-гадәтен өйрәнеп бетә язган идем бит мин! В.Нуруллин. «Сыер дуласа, аттан яман» дигәндәй, мыштым гына агып яткан тау асты елгасы моңарчы да, су белән тулып ташыган чакларында, яр буендагы мунчаны, аннан бераз арырак утырган амбарларны агызып китә язган иде. З.Хөснияр

Яза бару Торган саен ныграк язу. Ул үзенең акрын гына акылдан яза баруын тойды... Г.Гыйльманов

Яза башлау Язуга таба бару. Әллә, бер бүлмәле квартир алдым дип, акылдан яза башладыңмы? Р.Вәлиев

Язып бару к. яза башлау. Ә крен генә акылдан язып барган кешелекне коткарыр көчнең кемдә, нәрсәдә икәнен аңламыйча, аңларга теләмичә, малга табынып яшәү күпкә җиңелрәктер шул... А.Әхмәтгалиева

Язып бетү Тәмам язу. Янында яткан капчыгының арыклыгы, үзенең таушалган саргылт йөзе, өметен югалта язып беткән тонык күзләре бу кешенең шатлыклы көннәрне аз күреп, нужа-михнәт белән бик якын таныш икәнен белдерәләр. З.Зәйнуллин. Икесе дә, эчеп, юлдан язып беттеләр. Р.Сәгъди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә