ЯЗУ II и. 1) Язганда кулланыла торган график билгеләр системасы; графика. Киләчәк өчен әйтәм: рус графикасының кимчелекләре җитәрлек, шуңа күрә 50 нче еллар азагында аларда да латин язуына күчәргә кирәклеге турында җитди сүз кузгалган иде. А.Тимергалин. Шуңа күрә каршы стенада эленеп торган хәрби формага һәм аның янәшәсендәге гарәп язуына көннәр буе карап ятарга тиеш булды. Г.Гыйльманов 2) Билгеле символлар системасын кулланып, мәгълүматны кәгазьгә төшерү яки башкача теркәү эше. Язу эше бик күп 3) Кая да булса, нәрсәгә дә булса язылган кыска гына текст. Ишекләрендә бернинди язулар күрсәтелмәгән офиста, ниндидер пүнәтәйләр катнашында, Маратның һәм Әмирнең сумкаларын җентекләп тикшерделәр. Д.Гыйсметдин. Кәгазьләрдәге язулар Нәгыймгә кагылышлы иде шикелле, башын калкытып карап-карап ала иде аңа «кода». К.Кара 4) Нинди дә булса текст язылган кәгазь. Иң әүвәл парталар, андагы язулар, дәфтәрләр алынды, соңра һәммә кесәләр бушатылды, аннан кәгазьләр, хатирә дәфтәрләре җыелды. Г.Ибраһимов. Синең тар, кысан бүлмәң, төрле язулар, кәгазь-папкалар таралып яткан эш өстәлең һәм бик таныш кызыл телефон... Р.Габделхакова 5) Берәр эш-хәл, аны үтәү турында рәсми документ. Картлар йортына кирәкле язулар әзерләүләре дөрес булса, тиздән алып та китәрләр Хәнифә карчыкны. Г.Исхакова. Терелеп аякка баскач, армия, бер кочак акча белән гариплек язуы тоттырып, Ниязны үзе тәрбияләнгән ятимнәр йортына кайтарып җибәрә. Г.Гыйльманов 6) Язарга өйрәнү дәресе. Әткәй, әткәй, карале: мин матур язудан бишле алдым! Ф.Абдуллин. Укудан – биш, арифметикадан – биш, рәсемнән – биш, язудан – биш, тәртиптән – биш. М.Мәһдиев 7) Кем дә булса язган хәрефләренең тышкы күренеше; язу рәвеше; кул, почерк. Ләкин Мөнирә үзенең язуыннан бер дә канәгать түгел иде, аның язуы тәҗрибәле врачларның рецептлардагы вак бөдрәләренә бер дә охшамаган шул. Г.Әпсәләмов. Аның язуын йөз кешенеке арасыннан да танып алыр иде Мөхәммәт. З.Хөснияр 8) Язучылык эше; язучы булу. Язуга хирыслык әтидән күчкәндер. Р.Вәлиев. Чөнки ул инде укыганда ук үзенең язуга сәләтле булмавын аңлый башлаган иде. З.Мәхмүди |