ЯЗУ I ф. 1) Нәрсәнең дә булса өстенә хәреф, цифр һ.б.ш. кебек билгеләр төшерү. Һәм ул, акшарлаган нигезгә кызыл кирпеч белән тырнап, «Гәүһәр апа плюс Нургали абый тигез була дуслык» дип язды. А.Тимергалин. Озак уйлап тормады, алачыкка кереп, почмактагы соскыдан күмер алды да: «Без авылга кайтып киттек», – дип язды. Г.Гыйльманов 2) Нинди дә булса язма текст төзү. Ә Сәйдәшев, бер сүз дә әйтеп тормастан, туп-туры кадрлар бүлегенә китә һәм, эштән азат итүләрен сорап, гариза яза. А.Тимергалин. – Мин аңа барысын да аңлатып хат яздым инде, – диде кыз, артык борчылу күрсәтмичә. А.Әхмәтгалиева 3) Берәр нәрсә турында язма рәвештә билгеле бер урынга хәбәр итү. Мин сиңа абыйның өйләнүе турысында язган идем бит... Г.Рәхим. Урындагы башбаштаклык турында үзәккә язу. Күршесе турында полициягә язу 4) Берәр нәрсә турында матбугатта бастырып чыгару. Газеталарда: «Без дошманга бер карыш җиребезне бирмәбез... Сугыш дошманның үз җирендә барачак!» – дип язалар. А.Гыйләҗев. – Гәҗит алып карыйк әле, нәрсә язалар икән? – диде ул һәм якында гына торган киоскка юнәлде. З.Мәхмүди 5) Кемгә дә булса язма рәвештә мөрәҗәгать итү. Аларның Үзәк Комитетка язып биргән дәгъва кәгазендә Мирсәет Солтангалиев корылтай делегатларына басым ясауда гаепләнә. Р.Мөхәммәдиев. Гаепләрен танып телләрен тешлисе урынга – жалоба язалар, әйтерсең мин гаепле. З.Мурсиев 6) Нинди дә булса әсәр иҗат итү. Көзге, кышкы озын кичләрне китап карап, китап язып үткәрергә ярата иде. Гали Рәхим. Мәсәлән, үзләре әйтүе буенча, И.Юзеев – утызлап, Ә.Рәшитов – унлап, Ф.Гыйззәтуллина дистәдән артык поэма язган. Р.Фәйзуллин. Бу көйне мин үзем яздым, анда мин бар! А.Әхмәтгалиева 7) Башкарырга, үтәргә, эшләргә кирәк булган эшне язма рәвештә кушу. Салып дәваламыйлар, дару язып кулыңа тоттыралар да, теләсә нишлә. К.Кара 8) Исемлеккә кертү, теркәү; нинди дә булса оешмага, төркемгә әгъза итеп алу. Киявем ишеткән дә: «Догаң кабул булды, әби, үзешчән түгәрәккә язабыз, тавышың әйбәт икән!» – дигән була... Ш.Галиев. Шулай да аны «Б» классына язганнар. З.Мурсиев 9) Нәрсәне дә булса берәр кеше исеменә күчерү яки нәрсәне дә булса алу, бирү турында рәсми документ төзү. Сарман ягыннан, Кәсле дигән глубинкадан өч йөз центнер солы симәнәсе язганнар. А.Гыйләҗев. Ә иң сөендергәне шул булды: тулай торактан берүзенә бер бүлмәгә ордер яздылар. Д.Булатова 10) Бирелгән, куллануга тапшырылган һ.б.ш. нәрсә турында махсус карточка, дәфтәр кебекләрдә мәгълүмат теркәп кую. Менә шул ике китапны алам, язып бирегез әле 11) дини Насыйп булу, насыйп ителү, өлешкә төшү. Туйда утыру безгә дә, сиңа да язмагандыр, әни... И.Юзеев. Шулай сиңа язган мал бар икән, ашыкма, ул үзе эзләп кулыңа керер. А.Гадел Яза бару Берсен дә калдырмыйча рәттән язу. Бу дәфтәргә мин үземне кызыксындырган, икәвебез өчен дә кирәк булган барлык фикерләремне, уйларымны яза барачакмын. Г.Кутуй. Маруся апа, хәреф танырга яңа өйрәнгән бала сыман, иҗекләп, кабатлый-кабатлый яза бара. Н.Әхмәдиев Яза калу Берәр эш-гамәл башланганда әле язуын дәвам иткән булу; язу очрагы булу. Аннары ул хат яза калды. М.Хәбибуллин. Әле шунысы да бар: уйлаганыңның барысын яза калсаң, каләмдәшләреңнең кәефе сүрелә, кайсыдыр хәтта рәнҗи, яный, куркаклары – качып, батырраклары күз алдыңда ук сиңа каршы начар гамәлләр кылырга тотына. Р.Рахман Яза тору Берәр эш-хәлгә кадәр яки аның барышында язу; әледән-әле язу. Шулай итеп, ул үзенә күрә, үз дөньясы белән яши, ата-ана йорты хакында тыныч күңел белән уйлап куя, энесенең анда кайтуына сөенеп бетә алмый, болар хакында хатларында да яза торды. Ф.Яхин Яза төшү Тагын бераз язу. Күләме тулып бетми, дигәч, тагын яза төштем Язып алу Тиз генә, тиз арада язу. Яле, парин, исем-фамилияңне язып алыйк әле! В.Нуруллин. Әллә чыннан да, шушы ноктага карап, берәр повесть язып аласы инде. З.Мурсиев Язып ату Тиз-тиз генә, аннан-моннан гына яки ачу, кызулык, ялгышлык белән язу. Куллары исән-сау булган Кәрим, мендәренә сөялеп утырган килеш, бу вакыйга нигезендә фельетон язып атты. З.Хөснияр. Бу төнне җитди генә бер хикәя язып атыйм дип тотынган идем бит югыйсә. Л.Ибраһим-Вәлиди Язып бару Берсен дә калдырмыйча рәттән язу. Старшина, үлгәннәрнең кесәләреннән документларын алып, исемлек язып барды. З.Мурсиев. – Давай, ал кәгазь-ручка, – диде ул, хәлне аңлап алгач, – тәртип белән генә язып бар: өйрәтәм хәзер кызлар белән ничек сөйләшергә икәнен. А.Гыймадиев Язып бетерү Язу эшен тәмамлау; барысын да язу; тәмам булганчы язу. Бик күп авырлыклар кичердем, бик күп кыенлыкларны җиңеп чыктым, әмма ничек итсәм иттем – язып бетердем! Г.Бәширов. Аны язу минем иҗат планына керсә дә, төрле сәбәпләр белән, әле язып бетергәнем юк. Ф.Сафин Язып бирү Башка берәүләр өчен язу. Бер брошюра язып бирдем. Г.Бәширов. – Язып бирегез сценарий, – диләр. Т.Миңнуллин Язып җибәрү Тиз арада язарга да өлгерү. Кем әйтмешли, аппетит ашаганда килә: бер либретто тикле либреттом басылып чыкса, берәр композитор шуңа музыка да язып җибәрсә, мин мәңге тукталмаячак идем. Ф.Яруллин Язып йөрү Озак вакыт дәвамында язу; гел язу, даими язу. Зөлфәтнең шигырьләрен ярата, Туфан, яшереп кенә, үзе дә шигырьләр язып йөргәндер, дип уйлыйм. Ф.Яруллин. Бу мәсьәләдә ул университетта диплом язып йөргән Нәркисне төп башына утырта ала. М.Мәһдиев Язып калу Язарга өлгерү; ниндидер вакытка кадәр язу; моментыннан файдаланып язу. Иң шәп шигырьләрен дә яшь чагында язып калды ул. Р.Миңнуллин. Онытылма, Риф Әлфинурович, магнитофоныңа язып кал. К.Кәримов Язып килү Күптәннән, әллә кайчаннан бирле даими язу. Бу хакта мең еллар буенча язып киләләр, шәт, моннан соң да язудан туктамаслар. Г.Бәширов. Газетада мин үзем дөрес санаганны һәрдаим язып киләм. И.Сираҗи Язып китү Сүз уңаеннан язу; яза башлау. Сүз уңаеннан язып китим әле: минем «Сиваш»ны әле һаман да яхшы китаплар рәтендә мактап телгә алалар. Г.Бәширов. Аннан соң Сибгать абый гадәтенчә хәрефләрен сирәкләп-сирәкләп язып киткән. Г.Рәхим Язып кую Язып әзер хәлгә китерү; алдан язу; тиз генә язу. Бераздан, аңлатмага үзгәреш кертеп, «өч җиләк өзеп каптым» дигән сүзләр урынына: «Дүрт килограмм да биш йөз грамм җиләк ашадым», – дип язып куйдым. Ф.Яхин. Дәфтәрләргә бүгенге датаны һәм тикшереләчәк теманы язып куегыз. Х.Ширмән Язып ташлау к. язып ату. Пионервожатый инде, межага утырып, район газетасы өчен мәкалә дә язып ташлый: «Башак җыялар» дип атала бу мәкалә. М.Мәһдиев. Ш.Маннур күмәкләшүдән соң язып ташлаган «Гайҗан бабай» кебек чат кызыл мәдхиянең (һәм аның дәвамының!) бу мәҗмугага да, шигырь антологияләренә дә керергә хакы юк, әлбәттә. А.Тимергалин Язып тору Даими язу; озак вакыт язу; сөйләү моментында яки әледән-әле язу. Ташкенттан да хатлар язып тора абый. К.Миңлебаев. Ул көннәрдә мин Хәбир бабай әйткән саннарны, әйбер исемнәрен язып тордым. В.Нуруллин Язып утыру сөйл. к. язып тору. Бу ысул – дәваханәдә дару язып утыру түгел, һәркемгә дә бер үк нәрсә ярамый. З.Мурсиев Язып чыгу Башыннан ахырына кадәр язу; язып бетерү; һәрберсенә бер-бер артлы язу. Бер башлагач туктала алмадым: атна дигәндә, шундый ук бозлы-яңгырлы көзге кичтә, пьесаны яңадан язып чыктым... А.Гыйләҗев Язып яту сөйл. к. язып тору. Нигә бүген, ул якларда яшәгән татар халкын читләтеп үтеп, өр-яңа тарих язып яталар соң, татарның бөек үткәне һәм бүгенгесе кемгә комачаулый? Ф.Бәйрәмова. – Ирек туган, – дип сүз башлады ул, – мин бер әйбер язып ятам. Ф.Садриев |