ЯЗМЫШ ы. 1) Тәкъдир; күрәчәк. Ә мине ачы язмыш боларның барысы белән дә күзгә-күз очраштырды. А.Мансуров. Бәлкем, язмыш ялгышкандыр, Бәлкем, каргыш ябышкандыр безгә... Б.Ибраһим 2) Нәрсәнең дә булса хәле, хәзерге торышы, үсеше-үзгәреше яки ни булып бетүе, азагы. Ерак бабасы салдырган, Казанның архитектура һәйкәле саналган Әҗем мәчете язмышы турында көенеп мәкаләләр язды. Г.Гомәр. Күренекле дин галиме Муса Бигиев Коръәнне татарчага тәрҗемә иткән, дип сөйлиләр, ләкин, кызганычка каршы, бу кулъязманың язмышы турында берни дә билгеле түгел. А.Тимергалин 3) Нәрсәнең дә булса алдагы көндәге яшәеше, киләчәге; киләчәктәге тормыш. Кеше язмышлары, хәтта авылының үз язмышы хәл ителә торган сөйләшүләрнең берсе иде бу. Г.Гыйльманов. Җир шарының язмышы, киләчәк буыннар турында уйлау безнең баш миенә салынмаган. Д.Гыйсметдин // Нәрсәнең дә булса алдагы хәле, яшәү-яшәмәү, булу-булмау мәсьәләсе. Хәзер китапның язмышы синең кулда. Г.Галиева. Озакламый мәҗлес тәмамлана, бәйрәмдарлар таралыша, ә ат бәһасе торган концерт гармунының язмышы хәл ителмичә кала. Д.Гыйсметдин ◊ Язмыш кочагына ташлау (ыргыту) Берәр кешегә авыр хәлендә ярдәм итүдән баш тарту, кешенең хәленә кермәү. Балаларын язмыш кочагына ташлап киткән ата-аналар, кызганычка каршы, бүген дә арабызда йөри. Т.Нәҗмиев. Ә Зөлфәт, туган җирен, әнисен ташлап, әле генә университетка кергән энесен язмыш кочагына ыргытып, авылдан китә аламы? Р.Газиз |