ЯЗМА и. 1. 1) Нәрсәгә дә булса язылган сүзләр, кыска гына текст, язу. Бу куен дәфтәренә күп еллардан бирле языла, анда башка төрле язмалар юк. М.Мәһдиев. Шул арада Күмеркүз капкадагы язманы укый башлады. Р.Нуруллин

2) Берәр нәрсә турында язылган һәм гадәттә басылып чыккан мәкалә, әсәр һ.б. Беренче сандагы язманы күрсәтүегезне үтенәм. И.Юзеев. Ул, һичшиксез, аның нинди язма икәнен беләдер. Н.Гыйматдинова

3) Кулдан язылган, машинкада яки компьютерда җыелган язу; кулъязма. Әйе шул, Баязит абый: «Язмаларымны барлап, карап чыгарга вакытым җитми, хәлдән килгәнен тәмамлармын, синең өлешкә дә зур эш кала, Сәгыйть», – дигән иде. А.Гыйләҗев. Кемдәдер истәлекле язмалар, фоторәсемнәр, документлар бардыр, әти-бабайлардан калган язмалар сакланадыр. Г.Мөхәммәтшин

4) Аудио, видео һ.б. форматта языла барган һәртөрле мәгълүмат. Егерме икенче июнь төнендә синең вертолётың мәктәп тирәсендә очкан булырга тиеш, ул көнге язма исәнме? А.Гыймадиев. Телефонда тәүлек буена җыелган язмалар бихисап булып чыкты, автоответчиктагы хәбәрнең беренчесендә тимер тавышлы хатын-кызның катгый кисәтүе: «Шәһәр телефон станциясенә ундүрт сум бурычыгыз бар!» К.Кәримов // Аудио, видео форматтагы иҗади әсәр. Мин синең бөтен язмаларыңны тыңлап-барлап чыктым һәм шундый бер фикергә килдем. Синең репертуарда сагышлы җырлар да, шаяннары да җитәрлек. Р.Батулла

2. с. мәгъ. 1) Язылган; язмача бирелгән; телдән генә булмаган. Без, язучы халкы, күбрәк бүлмәдә, кабинетта утырып, халкыбызга язма сүз белән ярдәм итәргә тырыштык. Н.Фәттах. Моңа язма телнең якынлыгы, уртак гарәп графикасы да уңай йогынты ясаган. Х.Миңнегулов

2) Языла торган; язып башкарыла торган. Бу вакытта ук әле яшь кенә булган Фәезнең әдәбиятта, язма сүздә җиңелдән генә баручыларга карата бик тә принципиаль, килешмәүчән фикердә торуы хакында гомум сүз таралган иде инде. Б.Рәхимова. Халык авыз иҗаты язма әдәбият үсүенә нигез булган. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә