ЯЗЛЫК с. 1. Язга җитәрлек, яз өчен билгеләнгән, язга калдырылган. Кыш чыкканчы язлык калырмы хәл? Ф.Яхин. Язлык запас

2. и. мәгъ. 1) Яз вакыты, язгы як, яз чоры. Менә быел язлыкта гына Бибиҗамалга хаты килгән. М.Мәһдиев. Дөрес, ул үскән заманнарда хатын-кыз чалбар да, язлыкта кия торган чабата күтәрмәседәй биек табанлы туфли дә, менә бу кызныкыдай киң путалы, иңендә солдат погоны кебек калкып торган артык-портык нәрсәле аксыл плащ та кими иде. Р.Кәрами

2) Яз өчен билгеләнгән нәрсә. Кешеләр язлыкка дип чокырларга күмгән бәрәңгеләрен чыгаралар, төн йокламыйча, фонарь яндырып, сыер бозаулаганын, сарык бәрәнләгәнен саклап торалар. Л.Ихсанова

3) Җәй көне яши торган, гадәттә шәһәр читендә урнашкан йорт, дача. Быел атаклы хәрби очкычлар җиргә мәтәлеп төшеп, Мәскәү янындагы язлыкта яшәүче кешеләр һәм аларның йортлары зыян күрде. Римзил Вәли. Еллар үткәч, Зикурат – Обсерваториядәге ул язлыкны саттык. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә