Я’З ЙОЛДЫЗЫ и. бот. Мәкчәләр семьялыгыннан абагасыман яфраклы, сабак очында чукка тупланган сары, ал, шәмәхә, күк яки ак чәчәкле, чәчәкләрендәге нектарны озын борынлы бөҗәкләр генә суыра ала торган күпьеллык үләнчел үсемлек; сәрдәнә; калфакчәчәк, кыр бәрәңгесе, урман бәрәңгесе; русчасы: хохлатка. Яз йолдызы чәчәкләрен бал кортлары сырып алган |