ЯЗДЫРУ III ф. йөкл. юн. к. язу IV. Әле менә бүген, җир казып арыгач, бераз бил яздырып кайтыйк дип, дачабыз янындагы урманга чыктык. Ш.Маннапов. Һәр көнне иртә белән Талхәветдин, сыгылып-бөгелеп, тәнен яздырырга күнегүләр ясарга бик ярата. А.Хәлим

Яздырып алу Тиз генә, тиз арада яздыру. Арбада утыра-утыра аяклары оегач, буыннарын яздырып алу өчен, юл буендагы базарга туктарга булдылар. А.Хәлим

Яздырып җибәрү Тиз генә яздыру; бераз яздыру. Гимнастика тәнне генә яздырып җибәрми, кәефне дә күтәрә. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә