ЯЗДЫРУ II ф. йөкл. юн. к. язу III. – Бу Маһирә Хәбировна чыннан да мине акылдан яздырырга уйлый, ахрысы, – диде ул, күңелсез генә. Г.Әпсәләмов. --- әдәбиятны яратып, чыккан һәрбер китапны дип әйтмим, кайберсен булса да укып, көндәлек матбугатта басылган шигырьләрне күздән кичереп баручының, һичшиксез, үз фикере була, андый укучыны берни дә юлдан яздыра алмый. Б.Рәхимова Яздыра башлау Яздырырга тотыну. Яшьлегендә аны рәнҗеткән ир-аттан үч алырга сүз биреп, гаиләле ирләрне юлдан яздыра башлый ул. Безнең гәҗит Яздырып бару Акрынлап яздыру. Нинди яхшы кешене юлдан яздырып бара... Г.Мирһади Яздырып бетерү Тәмам яздыру; бик нык яздыру. Кызларны акылдан яздырып бетергәнсеңдер инде, чибәр син, Әхмәтсафа!.. Ф.Сафин. Үзебез дә гаепле: табиб күзенә яхшырак күреним дип, затлы аракы, аннан акча төртә-төртә, өметле, сәләтле табибларны бозып, юлдан яздырып бетерәбез бит инде. Хезмәт даны Яздырып йөрү Озак вакыт дәвамында яздыру; һәрвакыт, гел яздыру. Карчык бик явыз икән, ди, гомер-гомергә яхшы кешеләрне аздырып, батырларны юлдан яздырып йөргән, ди. Әкият. Университетның иң чибәр кызы – бөтен егетләрне акылдан яздырып йөргән Диләрә. Шәһри Казан Яздырып тору Әле, хәзер яздыру; гел яздыру. Юлдан яздырып торучылар күп хәзер |