ЯЗДЫРУ I ф. 1) йөкл. юн. к. язу I. – Китап тотуга минем күзләр әлҗе-мелҗе килә башлый, колаклар кызыша, – ди иде, тора-бара мавыгып китте, китапханәдән үзе китаплар яздырып алып укый башлады. Ф.Яруллин. Бәлки, моңа телефоннан әйтеп яздырганнардыр әле. А.Тимергалин. Чынлап торып еласаң, сукыр күздән яшь чыгар, дигәндәй, тырыша торгач, Айсинәдән тәки гариза яздырдылар бит. Н.Көбәш

2) к. язылу I ( 3 мәгъ.). Көннәр буе өйдә утырып ялыкмасыннар, күңелсезләнмәсеннәр дип, унбиш төрле мода журналы яздырдык үзләренә, ике көн саен бер журнал килеп кенә тора. Г.Рәхим. Дөнья сулышын бик яхшы тойган, Казаннан гына түгел, Мәскәүләрдән дә газета-журналлар яздырып алып яткан Асылгәрәй хәзрәт эшләрнең кая таба барганын яхшы аңлый иде. Ф.Бәйрәмова

3) Тавышны яки күренешне аудио-, видео- һ.б.ш. аппарат ярдәмендә теркәү, магнитлы тасмага яки цифрлы хәтергә салу. Ул үзе Нәҗип магнитофоныннан Тәнзиләнең җырлавын яздырып алган. Н.Акмал. Шул алтын фондка керерлек әсәрләрне заманында яздырып алып, бүгенге көндә саклыйбызмы икән? Р.Вәлиев

Яздырып алу Тиз генә, тиз арада яздыру. Үземнеке дә булалмады, Айгөлгә дә булмасын дип, күрше авылның сихерче Марусясыннан сихер яздырып алып, Мөкаддәсне бозды. Д.Салихов. Төрле уңай белән стена газетасы өчен шаян шигырьләр дә яздырып алалар Хәмәттән... М.Вәлиев

Яздырып җибәрү Тиз генә яздыру. Җыр яздырып җибәрү

Яздырып йөрү Озак вакыт дәвамында яки хәзер яздыру. Синең иҗатыңа зур ихтирам күрсәтеп, иң җитди эшләренең берсе санап, «Яшьлегем тугае»н пластинкага яздырып йөрүен дә хәтерлим әле. Э.Шәрифуллина

Яздырып калу Яздырырга өлгерү; моментыннан файдаланып яздыру. Шушы сөйләшүне, магнитофон тасмасына яздырып калган кебек, кабат-кабат күңелдән кичерәм. М.Вәлиев. Монысын синең бәләкәч кызың Фәрдия яздырып калган, диярсең, яме? Р.Сәгъди

Яздырып килү Күптәннән, әллә кайчаннан бирле даими яздыру. Гади генә каникул турындагы сочинениене безгә кечкенә сыйныфлардан ук яздырып киләләр иде. Идел. Электән укыган газета-журналларымны да яздырып киләм, яңа китапларны да укыйм. Татарстан яшьләре

Яздырып кую Алдан яздыру; яздырып эшен бетерү. Икенчесе, үзен алыштырачакларын белгәч, фермер хуҗалыкларына ярдәм итәм, дигән булып, мең төрле хәйләләр белән, авыл хуҗалыгы техникасын бертуган энесенә яздырып куйды. З.Мурсиев. Гадәттә туры эфирда бара торган тамашаны алдан яздырып куярга уйлавы да шуннандыр. М.Кәбиров

Яздырып чыгу Һәрберсенә яздыру; бер-бер артлы яздыру. Андый мәрмәр такта рөхсәт ителсә, иң элек Миңлекәев абый стена саен үз исемен яздырып чыгар иде әле. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә