ЯЗГЫ’-КӨЗГЕ с. 1) Яз һәм көз айларында була торган; яз һәм көзгә мөнәсәбәтле. Язгы-көзге пычракларда, әллә ниләр урасаң да, су үтеп керүдән котыла алмыйсың. К.Җәмит. Авыл хуҗалыгында ул язгы-көзге кыр эшләрендә еш кабатланса, төзелештә җәй айларында күп теркәлә. Кызыл таң

2) Яз һәм көз кия торган. Аксыл пиджак эчендәге соры күлмәк һәм кыйгач буйлы галстук – яңа, кара чалбары җиренә җиткереп үтүкләнгән, муенында ак шарф, күлмәккә тартымрак төстәге язгы-көзге пальто белән йонлач бүрек тә үзенә килешә, кулында кара күн пирчәткә – барысы да кешелеккә кия торган. Р.Кәрами. Гомеремдә беренче тапкыр язгы-көзге аяк киемен кибеттән алдым быел. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә