ЯЗ и. 1) Кыш белән җәй арасындагы ел фасылы. Тыштан җиңел һава – яз һавасы бөркелеп керде. А.Алиш. Тик язлар җитеп, карлар эрегәч, Гәүһәриягә әллә ни булды: күзләрендә яңадан очкын кабынды, күңеле, дәртләнеп-иләсләнеп, нидер көтә башлады. Г.Әдһәмова 2) күч. Яшьлек, гомернең матур, шат һәм рәхәт чагы. Язлары үткән, җәйләре үткән, ичмасам, көзләре дә түгел хәзер, салкын кышлары җиткән. А.Гыйләҗев. Гомер язы гөрләп узып киткән, Ә көзенә әле иртәрәк. М.Сәгъдиев |