ЯДРӘ и. рус 1) Утлы коралдан ату өчен, кара кургаштан ясалган вак кына шарчык. Шул, фин солдатлары эчтән ядрә үткәрми торган резина күлмәк кияләр икән. Т.Гыйззәт // Пуля. Ядрә аның сул кулының уч төбенә кергән, кул сыртыннан чыккан. Р.Батулла

2) Туптан ату өчен коеп ясалган шар формасындагы снаряд. Күпме үлемнән, ядрә, снарядтан исән калып та, шушы яшьтә, шушындый тыныч, матур тормышта көтмәгәндә арабыздан китеп баруың һич кенә дә башка сыймый. Н.Әхмәдиев // Гомумән снаряд. Артларында әйтерсең лә ядрә шартлады, тау ярылып китте. Ф.Бәйрәмова

3) күч. Шарчык формасындагы һәртөрле йомры әйбер. Базарда сатылмый яткан йомыркалар боз ядрәләренә әверелде. К.Кәримов. Әстерханның татлы ядрәләрен Саклык белән генә ашагыз ---. А.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә