ЯДКӘРЛЕК и. 1) к. ядкәр ( 2 мәгъ.). Гаилә ядкәрлеге. Борынгы ядкәрлек 2) Мәдәнияттә, көнкүрештә һ.б.ш. элекке буыннардан, үткән чордан калган мирас, тарихи истәлек. Безнең тарихи-мәдәни ядкәрлекләрдәге традицион сәнгать кыйммәтләрен күрсәтү, пропагандалау эшендә дә яңа алымнар кертү кирәктер, республикабызның күп кенә музейлары квалификацияле ярдәмгә мохтаҗ. Р.Вәлиев. Й.Баласагуниның «Кутадгу билик» дигән поэмасы күләме ягыннан да, эчтәлеге җәһәтеннән дә, тарихи ядкәрлек буларак та төрки дөньядагы иң күренекле сәнгатьчә әдәби әсәр булып тора. Фәнни Татарстан 3) Тарихи, мәдәни һ.б.ш. ядкәрләр тупланмасы; шуларны саклау урыны. Туристик үзәктә, үз чиратында, тарихи ядкәрлекләр, кунакханәләр, рестораннар, кафе, күңел ачу урыннары турында тулы мәгълүмат алып була. Мәдәни җомга |