ЯДКӘР и. фар. кит. 1) Хатирә, истәлек. Ни калдырдык җиргә ядкәр итеп? К.Булатова. Шушы затка ядкәр буларак, Риза Фәхретдиновның әтисе тууга, аңа «Фәхретдин» исемен биргәннәр. Ф.Яхин 2) Истәлеккә бүләк ителгән әйбер; истәлекле бүләк яки кемнән дә булса калган истәлекле әйбер, сувенир; реликвия. Гаилә ядкәре булган, асылташлар белән бизәлгән хәнҗәрне кара кайгыга калган Хәсәнҗанның кулларына тоттыра. В.Гали. Сугыш кырыннан килгән хатларны әле дә булса сандык төбендә ядкәр итеп саклый. Р.Зарипов 3) Тарихи истәлек; әдәби яки мәдәни мирас объекты; ядкәрлек. Һәрберсе архитектура ядкәре булырлык бу йортларны төрек төзүчеләре салган, Салехардны, өр-яңадан, алар төзегән. Ф.Бәйрәмова. Ядкәр белән танышканда, иң әүвәлдә, әсәрнең берничә исем белән бирелүе берникадәр аптырашта калдыра. Ф.Яхин |