ЯДӘЧ и. Кошларда дугасыман бөгелгән күкрәк сөяге. Мочтакбай, ядәч тоткан кулын төшермичә генә, икенче кулындагы касәне югары күтәрде. Р.Батулла. – Истә, истә! дибез, гүя ядәч кулда, Оттырмаска инде безнең исәп алда. Г.Әхтәмова

◊ Ядәч аеру Отыш уены: ике кеше ядәчне аера да, шуннан соң, «исемдә» сүзен әйтмичә, бер-береннән бер әйбер дә алмыйлар; әгәр алганда берсе ул сүзне әйтергә онытса, әйбер биргән кеше «ядәч» дип әйтә һәм ота. Минем аның белән ядәч аерганым юк лабаса. Л.Ихсанова. Кичә генә әйбер тоттырудан ядәч аерган идек. Тәки отты бит, чукынчык! И.Хуҗин. Ядәч аерышу к. ядәч аеру. Әйдәгез, кем белән ядәч аерышабыз? диде. Ә.Еники. Әти, әйдә, ядәч аерышабыз. Г.Сабитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә