ЯД и. фар. 1) Хәтер; истә тоту сәләте. Ишек ачу дигән эш ядларына кереп тә чыкмый. Ш.Камал

2) Истәлек, хатирә. Хезмәтенә мең кат иеп башымны, Яд язармын аңа бары соң чиктә: «Актан койдыр... диеп, кабер ташымны». Ф.Гыйззәтуллина. Мин яд белән карыйм үткәннәргә: Гомеренең хәләл һәр тамчысын Гыйлем эстәп фида иткәннәргә. С.Әхмәтҗанова

Ядка алу 1) Ятлау. Тырышты, тырмашты, Коръәнне ядка алып бетерде. Г.Исхакый. Боларга тагын әсирләр лагеренда А.Алиш белән аралашкан һәм аның кайбер шигырьләрен ядка алып, хәтерләрендә саклап кайткан элеккеге әсир Газыйм Кадыйров һәм Тәлгать Гыймрановларның күчермәләрен --- өстәргә мөмкин. Р.Даутов; 2) Аңны баету, өйрәнү, зиһенгә алу. Заман хәзер мәгърифәткә атланырга, Төрле фәннәр, гыйлемлекләр ядка алырга ---. Г.Камал; 3) Искә алу, искә төшерү. Ибрайларны ядка алып утырасызмы? М.Фәйзи. Ташбилгем дә калмас, бәлки, ядка алып еларга. З.Мансуров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә