ЯГЫНУ ф. кайт. юн. к. ягу. Беркөнне шул асрау, абыстайлары өйдә юк чагында, барган да минем Гафифәнең пудраларын алып ягынган. Г.Камал. Иннек-кершәнне мул итеп ягынганнарының битләре тирләп чыккан, берөзлексез җилпәзә җилфердәтәләр. Г.Тарханова Ягына башлау Ягынырга тотыну. [Зөбәйдә:] Әй, аптыратма әле, Әсхәт! (Көзге алдына килеп, пудра ягына башлый.) Кил монда! Ш.Хөсәенов Ягына тору Башка бер эш-гамәлгә кадәр яки шул эш башкарылган вакытта ягыну. – Пудра ягына тор алайса, мин хәзер керәм, – дип, тиз генә чыгып китте апасы. Идел Ягынып бетерү Беткәнче ягыну; бик күп ягыну. Ә ул әле һаман пудра ягынып бетерә алмый, пудра ямьсез төште дип, яңадан битен юып ята. Г.Камал. Пүчтәктән генә «Нива» белән «Колос» комбайннары иннек ягынып бетермәгән кыз төсле утыралар, мәйтәм. Б.Камалов Ягынып җибәрү Бераз ягыну. Болар барысы да ул серкәле башны җилкендерү өчен җитә кала: битенә кершән-иннек, тырнакларына кына ягынып җибәрә кызый, өстендә әлеге зәңгәр плюш бишмәт, әйтмәссең теге вакыттагы йомыкый Камәр, дип. Ф.Хөсни Ягынып тору Хәзерге моментта ягыну; шактый вакыт ягыну. Грим ягынып торганда: «Ә син дулкынланасыңмы соң?» – дип сорап куйды ул. Сәхнә |