ЯГЫМЛЫЛАНУ ф. Ягымлыга әйләнү. Ләкин, шул вакыт ишек яңадан ачылып, бүлмәгә икенче берәү килеп керде, һәм әле генә төкерек чәчеп җикеренгән чиновникның тәкәбберлеге шундук юкка чыкты, бөтен йөзе-кыяфәте ягымлыланып, күндәм, буйсынучан бер төс алды. М.Галәү. Шундый ягымлыланган, шундый тәмле теллегә, итагатьлегә әйләнгән – шаклар катарлык иде. В.Нуруллин Ягымлылана бару Торган саен ягымлылану. Әнинең кисәтүле тавышы ерагайган саен ягымлылана бара. М.Галиев Ягымлылана башлау Ягымлылык билгеләре сизелү, күренү. Кыз ягымлылана башлаган Ягымлылана төшү Бераз ягымлылану; тагын да ныграк ягымлылану. Егерме бишлекне күргәч, хатынның салкын йөзендәге боз эреп киткәндәй булды, ул Искәндәргә ихтирамлы караш ташлады, тавышы да йомшара, ягымлылана төште. Р.Вәлиев Ягымлыланып калу Берәр сәбәптән, ниндидер тәэсирдән, вакыйгадан соң ягымлылану. Шешәләрне кулына алу белән, аның йөзе балкып китте, тавышы йомшарды, күз карашы, беркайчан да булмаганча, нурланып, ягымлыланып калды. Н.Фәттах Ягымлыланып китү Билгеле бер вакыттан ягымлылану; кинәт ягымлылану. Мин аның калын иреннәренә, берьюлы ягымлыланып киткән йөзенә исем китеп карап торам. А.Гыйләҗев. Кычкырып көлгәндә яшьләнеп, үзенә бертөсле итеп ягымлыланып китә торган коңгырт күзләр. Ф.Яруллин |