ЯГЫМЛЫ с. 1. Сөйкемле, күркәм, матур; күңелгә ятышлы. Әминәне ул көләч, һәрчак шат йөзле булуы өчен яратты, Фатыйма инде үзенең үтә ягымлы булуы белән аның күңелен үзенә тартты. А.Алиш. Рәшат, ымсынып, кыздан ягымлы сүз, теләктәшлек көтә иде, ә Луизаның күзләрендә чамасыз ачу гына кайный иде. А.Гыйләҗев

2. рәв. мәгъ. Ачык йөз белән; күңелгә ятышлы итеп; матур итеп. Гөлшәһидә Мортаза бабай белән ягымлы итеп исәнләште, хәлен сорашты. Г.Әпсәләмов. Каршылавын да хәйран ягымлы каршылады. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә