Я’ГЪНИ терк. Өстәмә аңлатма бирә торган җөмләне яки җөмлә кисәкләрен теркәү өчен кулланыла. Төтеннән качып, бала-чагалар, ягъни Мәхмүтҗан бабайлар, өйдә генә ятканнар, имеш. Н.Фәттах. Сөйләшкәннәре булмаса да, исәнләшеп йөриләр, ни әйтсәң дә якташлар һәм өстәвенә адашлар, ягъни фамилиядәшләр бит. А.Тимергалин |