ЯГУЛЫК и. 1) Утын, күмер, торф, газ һ.б.ш. кебек, янып, җылылык бирә, биналарны, торакларны җылыту өчен кулланыла торган матдәләр. Беренчедән, шундый зур шәһәр өчен алар бик аз, икенчедән, булган кадәресенә дә ничек ягулык җиткерергә? З.Мәхмүди. Иң катлаулы авыруларны карау, табибларның булдыксызларын эшкә өйрәтү өстенә, бинаны төзекләндерү, кышка ягулык белән тәэмин итү, рентген, УВЧ аппаратларын кайтарту кебек бихисап мәшәкать аның бөтен вакытын, көчен йота. М.Маликова 2) Нефть, бензин, керосин яисә уран, плутоний кебек, двигательләрне, реакторларны эшләтү өчен кулланыла торган матдәләр. Унике тонна сыешлы бу олы мичкәдә техника өчен ягулык йөртелә иде. И.Хуҗин. Аллага шөкер, быел да ягулык, запчасть табып, язгы кыр эшләренә вакытында чыктылар. З.Мурсиев |