ЯГУЛЫ с. 1. Ягылган; ягып җылытылган; җылы хәлгә китерелгән. Өстәлендә самавыры җырлап, миче ягулы булып торган йорт элекке ямен югалтты. Р.Рахман. Кунак чакыргансың икән, мунчаңа тикле ягулы булсын, ди бит безнең халык. Мәдәни җомга

2. хәб. функ. Ягылган булу. Мунча ягулы, аш хәзер иде. Г.Ибраһимов. Яхшы кешеләргә учагым ягулы, казаным асулы. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә