ЯГУ II ф. 1) Нәрсәнең дә булса өстенә май, бал, кайнатма кебек йомшак яки үзле масса сөртү. Ут ягабыз, кечкенә малаебыз инде зәңгәрләнеп беткән, очкылык тота, эш алга бармый, гел хатын белән сугышабыз, ул арада тамак ача, салкын җилдә, учак янына утырып, май яккан, җилләгән ипи капкан булабыз ---. М.Мәһдиев. Балдыз каймаклы ипигә бал ягып ашарга бик ярата. Ф.Яруллин

2) Биткә буяу, кершән, крем, грим һ.б.ш. сөртү. Мин әле сөрмә тарта, пудра яга белмим (дөресрәге, кирәген тапмыйм), әмма хушбуйның бик нәфис ислесен сөртергә яратам. Ә.Еники. Кырык төрле майларны килолап алып, битенә, тәннәренә яга, иннек, кершән, сөрмә ише нәрсәләрне бергә җыйсаң, кибет ачарлык. К.Кара

3) күч. Берәүнең гаебен, гаепле эшен икенче кешегә күчерү, сылтау, аудару. Төркидә кыз урлау гомер бакыйдан килә, әмир әнә аны да аңа яга. М.Хәбибуллин. Сез ничек шундый яла яга аласыз? Ф.Садриев

Яга башлау Ягарга тотыну. Изаел ипи телеменә сөт өсте яга башлый. Р.Гаязетдин

Яга тору Башка бер эш-гамәлгә кадәр яки шул эш башкарылган вакытта ягу. Ул ипигә май яга тора, мин балык кисәм. Сабантуй

Яга төшү Тагын да ныграк, күбрәк ягу. Буяуны яга төшәргә кирәк

Ягып бару Эзлекле рәвештә ягу; бер-бер артлы һәрберсенә ягу. Аскы катламны калынрак итеп, аннан соңгыларын юкарак итеп, араларына эчлек ягып барып, пирогны ясыйсың. Көмеш кыңгырау

Ягып бетерү Барысын да ягу; беткәнче ягу. Һәр катны крем белән сыларга, ә иң өскә калган барлык кремны ягып бетерергә. Сөембикә

Ягып җибәрү Тиз арада ягу; яга башлау. Ипи өстенә май ягып җибәр, шикәр комы сип, бик тәмле була ул, без шулай ашый идек. Сөембикә

Ягып кую Алдан ягу; ягылган хәлгә китерү. Кичке шәфәкъларда тәрәзә пыялалары кан ягып куйганга охшап калалар, бер ияләшкәнче, күңелне гелән шом биләп ала торган иде. М.Хәсәнов. Иреннең чия кызылын кәгазь киптергечкә күчереп бетергәч, ул яңадан кызгылт көрән иннек ягып куйды. К.Кәримов

Ягып тору Гел, даими яки хәзерге моментта ягу. Грим да ягып торасы юк, тот та Кармен роленә билгелә. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә