ЯГУ I ф. 1) Ут төртү, кабызу. Мичне ягып җибәрү 2) Җылылык, яктылык чыганагы булсын өчен яисә су кайнату, ашарга пешерү максаты белән утын, ботаклар һ.б.ш. яндыру. Шырлап ага торган чишмәдән салкын суны алып, минем юл чәйнегемә салып, ут ягып, чәй кайнаттык. Г.Исхакый. – Үзебездә чакта, без дә менә шулай учак яга идек, – дип дәвам итте сүзен баш кунак, моңсу гына елмаеп. З.Мәхмүди 3) Күмер, утын кебек нәрсәләрне ягулык итеп куллану. Алар кайтмаган елларда атау читендәге корыган талларны кисеп яга. Р.Вәлиев. Бездә бит хәзер бар җирдә дә газ ягалар. Р.Зарипов // Бинаны җылыту. Өй күптән ягылмаган 4) Юк итү өчен, кирәкмәгән нәрсәләрне, иске әйберләрне һ.б.ш. яндыру. Өеп-өеп яктык китапларны, Йөз чөердек – кемнән җирәндек? Х.Әюп 5) Мичен кабызып җибәреп, мунчаны бик нык җылыту, юыну өчен әзерләү. Хәзер мунча яга башлау белән: «Мияу, мияу!» – дип, аяк арасында бөтерелә башлый. А.Хәсәнов. Мунчасын да газ белән яга, җиләген дә, кырын ятып кына, тау битләреннән чүпли иде. Н.Гыйматдинова 6) күч. Дәрт, ялкын кабызу, ярсыту. Тормыш йөге белән телгәләнгән Йөрәгемә утлар яксаң да, Дулкынланып йөргән чакларымда Уйларымны кире каксаң да. А.Алиш Яга бару Бер-бер артлы, барысын да рәттән ягу. Утын беткән саен яга барганга, бу читәннәр дә бетеп бара иде. Г.Ибраһимов Яга башлау Ягарга тотыну. Шуңа күрә безнең халык иң беренче кияү мунчасы яга башлаган... Р.Батулла. Көннәр инде шактый салкынайган булса да, мәктәпкә әле яга башламаганнар иде. В.Нуруллин Яга тору Алдан ягу; озак вакыт дәвамында ягу; даими ягу. Исән-сау кайта, бәлешеңне әзерләп, мунчаңны яга тор! Р.Батулла. Дөрес, икешәр морҗалы кешеләр әлеге салкын өйләрне утынга сүтеп яга торалар. К.Кәримов Яга төшү Тагын да ныграк ягу. – Утынны кызганма, яга төш, – ди икән моңа Убырлы карчык. Әкият Ягып бару Эзлекле рәвештә ягу; булган берсен ягу. Минем хатларны кешегә укытма. Ягып бар. Р.Зарипов. Әнисе аның дини кеше булганга күрә, хатларны саклау – гөнаһ дип, аларны ягып барган. Салават күпере Ягып бетерү Барысын да ягу; беткәнче ягу. Авыл советы председателе Гыймадиевларның ишегалдыннан ничә чана каен пүләннәре алып кайттык, өй түбәсендәге саламга кадәр ишеп ягып бетердек – җитә белмәде! К.Булатова. Хәлим якын-тирәдәге бөтен ягардай әйберне ягып бетерде, әмма, утын юк дип кенә, учакны сүндерәсе килмәде аның. Г.Гыйльманов Ягып җибәрү к. яга башлау. Шул ният белән ул учакка ут ягып җибәрде дә гадәтенчә кухня тирәсендә кайнашырга тотынды. Н.Фәттах. Инеш буендагы корыган тал ботакларын җыеп учак ягып җибәрсәм, ничек шәп булыр иде, диеп уйлады. Г.Галиев Ягып кую Алдан ягу; ягылган хәлгә китерү. Әле ярый, мичкә шәпләп ягып куйган идем. А.Гыйләҗев. Егетләргә мунча ягып куярга әйткән идем, шуңа күрә Чулпанны, киемнәрен дә салмаган килеш, туп-туры мунчага җибәрдем. Х.Ширмән Ягып тору Гел, даими яки хәзерге моментта ягу. Өйдә тәмле ризыклар пешереп, мунча ягып торырга Хәдичә апасын калдырды. Г.Галиева. --- туктаусыз ягып торсаң да, өч еллык утыны бар өстенә, шул малай әнә тагын бер машина шыңгырдап торган каен утыны алып кайткан. В.Нуруллин |