ЯГА и. диал. 1) Берәр нәрсәнең чите, яны, буе. Урман, үлән күренәдер, Дәхи тауның ягасы. К.Насыйри. Бу юлы да аты Тәмле су чишмәсе ягына борылган иде, Илфат тезгенне мәктәп яга тартты. В.Гали 2) Чит, чит җир. Мин белгәндә, алар каяндыр ягадан кайткан иделәр, ике-өч ел гына авылда яшәп алдылар да яңадан ягага шылдылар. К.Миңлебаев. Әнә клубка ягадан Гали атлы егетне кайтарганнар. Н.Гыйматдинова 3) Яклаучы; химая. Агасы барның ягасы бар. Әйтем |