ЯВЫ’М-ЧӘЧЕМ җый. и. к. явым-төшем. Күкчәтау каласыннан башланган озын юл, явым-чәчем, җил-давыл, ми кайнаткыч җәһәннәм эссесе, сусызлык, ачлык, кимсетелү --- – барысы да булды. И.Салахов. Сикереп чыгарсың да, Аллаһы боерса, шушы борчакларны, аяз көн торса, ишегалдыгызның такыр җиренә, явым-чәчем булса, өй идәнегезгә чәчеп-сибеп җибәрерсең. Г.Мөхәммәтшин |