ЯВЫЗЛЫК и. 1) Явыз ният белән башкарыла торган гамәл; әшәкелек; яманлык. Изгелек эшләсәң – саваплы, явызлык эшләсәң, гөнаһлы буласың, дигән идек. А.Хәлим. Курыкмагыз, мин сезгә бернинди дә явызлык эшләргә теләмим. А.Гадел 2) Кешенең характерына хас булган астыртын усаллык, мәкерлелек. Каян шулкадәр явызлык була икән кешедә, Фәүзия? А.Гыйләҗев. Кайнарлыгы, ачуы-ярсуы шундук юкка чыкты, бөтен явызлыгы, бергә җыелып, кинәт каядыр эчкә төшеп китте. Н.Фәттах |