ЯВЫЗЛАНУ ф. 1) Усаллану, зәһәрләнү, котырыну, явызга әйләнү; явызлык эшләү. Авылга таба йөгереп китәргә куркыныч, авыл арасы бездән шактый ерак, явызланган үгез безне күз ачып йомганчы куып җитәчәк. Г.Галиев. Дүртенче тотылуында кулына богау салгач та качу әмәлен тапкан бәндәнең бишенче тотылуында кылганнары өчен явызланып һәм ерткычланып горурланырга көче җитмәде бугай. М.Хуҗин

2) күч. Көчәю, котыру (җил, буран һ.б.ш. тур.). Явызланмачы, җил туганкай! Син мине аркамнан сөеп-этәреп бар, мин сиңа рәхмәтемне укырмын!.. М.Хуҗин

Явызлана бару Торган саен ныграк явызлану. Тормыш кырысланган саен, алар явызлана бара. Т.Галиуллин. Минәт кенә Шәмсүннең кызгылт чырае хәзер генә эчеп куйган аракы тәэсиреннәнме, әллә эчендә дулаган авыр уйларыннанмы торган саен явызлана баруын, күзләренә яңадан кургашын төсе иңүен чамалап, ни әйтергә белми торды. А.Вергазов

Явызлана башлау Явызланырга тотыну. Карчык явызлана башлаган, боларның икесенә дә көн беткән. Әкият

Явызлана төшү Бераз явызлану; тагын да явызлану. Хатынының балага узуы да аны тынычландырмый, ул, киресенчә, усаллана, явызлана гына төшә. Ф.Тарханова. Кан исеннән исергән өер исә котырганнан-котыра барды, отыры явызлана төште. Р.Мирхәйдәров

Явызланып бетү Тәмам явызлану. Милиция начальнигы булып эшләп, явызланып беткән кеше. Р.Газиз. Явызлыкны күрә-күрә тагын да явызланып бетәбез түгелме, берсеннән-берсе хәтәррәк вәхшилекләр арту шуның нәтиҗәсе түгелме? Хезмәт даны

Явызланып йөрү Күптәннән яки гел, һәрвакыт явызлану. Тагын ник явызланып йөри икән бу агайлар? В.Нуруллин

Явызланып китү Ниндидер сәбәптән кинәт явызлану; соңгы вакытта явызлану. Менә шул ишанга кул биргәч, бигрәк тә явызланып китте. К.Тинчурин. Вакыты белән телем, мине тыңламыйча, ачы тормадай явызланып китә. Т.Галиуллин

Явызланып тору Гел, һәрвакыт явызлану; хәзерге вакытта явызлану. Явызланып торма әле шундый вакытта



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә