ЯВЫЗ с. 1. 1) Усал ниятле, мәкерле, кара эчле, начар, яман. Явыз сихерченең тәэсиреннән таш сынга әйләнгән кош кыяфәтендә беркавым катып торды. М.Кәбиров 2) Кешегә каршы булган, аңа кайгы-хәсрәт китерә торган; рәхимсез, шәфкатьсез. Күңелендә һичнинди явыз ният булмыйча, җаны-тәне, бөтен барлыгы белән, булсынга дип, килгәнеңнең көен китереп, матур гына яшәп яткан бер көндә, шундый адәм әйтеп адәм ышанмаслык хәл килеп чыксын әле! М.Хәсәнов. Мин үземнең солдат бурычымны әнә шулай явыз дошман белән соңгы чиккә кадәр сугышуда күрдем. З.Зәйнуллин 3) Кешегә зыян сала дип күзалланган, башка дөньяга караган явыз рухлар. Халык кара көчләрне, явыз рухларны үз исемнәре белән атамаган, аларга төрле яшерен исемнәр таккан. А.Тимергалин. Болгар шәһәренең иң гүзәл кызын – Алтынчәчне һәм аның иптәш кызларын ниндидер явыз көчләр урлап киткәннәр, дигән хәбәр таралды. А.Гадел 4) Усаллык, явызлык чагылдырган, мәкер белдергән. Аның йөзендә явыз елмаю чаткылары сизелә иде, һәм, шул шатлыгын яшермичә, ул чиләкнең берсен Әскәрев партасы янына китереп тә куйды. М.Мәһдиев. Ике ханым, орышка әзерләнгән җанварлар кебек, бер-берсен явыз карашлары белән сынап, телләренә ни туры килсә шуны әйтеп, кулларын алга чыгарып, күзләрен тасрайтып, якынлашканнан-якынлаша баралар. Т.Галиуллин 5) Зәһәр, кискен, артык усал (сүз, сөйләшү тур.). Явыз телле, нахак сүзле кеше кайчан да булса шул теле, нахагы өчен бер җәзасын күрергә тиештер ләса? Г.Гыйльманов // Кешедән көлгән, мыскыллы, кимсетүле. Явыз сүзләренә игътибар итмәскә тырыш 6) Ерткыч; тешли, чага торган, үлем китерә торган. Мескен ат сукадан туктагач, арып-алҗуы шул чиккә җитә иде булса кирәк, күз кабакларына кунган явыз чебеннәрне дә кумас иде. М.Хәбибуллин. Шунда тыйнак кына бер Тычкан сүз алган: «Бу тәкъдимне мин дә хуплыйм, бу, чыннан да, явыз песидән котылуның бер чарасы, песи койрыгына кыңгырау таксак, без аның килгәнен әллә кайдан ук ишетеп торачакбыз, ул күренүгә, барыбыз да качышып бетәчәкбез». Р.Миңнуллин 7) күч. Кичерүе авыр булган, кыен. Явыз язмыш белән көрәшүе мөмкин түгел икән. К.Тинчурин. Фәнис абыйның иҗаты мәктәп программасына кертелү, драма әсәрләренең сезоннар буе сәхнәдән төшмәве, аның төрле исемнәргә, дәрәҗәләргә лаек булуы бу дөньяга тиккә килмәве һәм юкка гына явыз сынауга дучар ителмәве турында сөйли. А.Галимов 2. и. мәгъ. Усал кеше. Әни кинәт елавыннан туктап калды, минем якка әйләнеп карады да: – Кайчан кайттың, явыз? Н.Фәттах. Көннәрдән бер көнне бу явыз үзенең бозык эшләреннән кайтып килә икән. Ф.Яруллин 3. рәв. мәгъ. Усалланып, явызланып, дошманнарча. Командир Якушев аңа явыз карап алды. М.Мәһдиев. – Ну, җылындыңмы инде? – диде Усманов, явыз елмаеп. З.Зәйнуллин |