ЯВУ ф. 1) Күктән җиргә төшү (явым-төшем тур.) . Тышта бөтен район үзәген томалап, бурый-бурый, дуамал җәйге яңгыр ява, яшен сызылып киткәндә, бөтен посёлокта электр линияләре ыңгырашып ала, урамнан, тополь мамыкларына бөялә-бөялә, күбекле ак гөрләвекләр ага иде. М.Мәһдиев. Дөрес, кар яуды явуын, ләкин ул бик тиз эреп бетте. З.Мәхмүди

2) яугыры, яусын теләк ф. форм. «Рәхмәт», «ләгънәт» сүзләре белән килеп, яхшы теләк теләү, күрсәтелгән изгелеккә рәхмәтле булу яки күрсәтелгән явызлыкка рәнҗү, рәнҗетүчене каргауны белдерә. У-ух, нәләт яугырлары! Олуг Яса әмерләрен үтәүче калмадымы?! Үтәтермен! Г.Каюмов. Ай рәхмәт яусын, олан, мәрхәмәтле бала икәнсең. Г.Гыйльманов

3) күч. Бик күпләп һәм бер-бер артлы коелу, сибелү, очу. Моның белән чагыштырганда фронтта өстеңә пуля явуы да чүп кенә сыман. Н.Әхмәдиев. Элеккеге йөзен-төсен тәмам җуйган, ядрәләр яугандай тишкәләнгән, моңсулык сарган йорт. Р.Галиуллин

4) күч. Бик күп әйтелү, бирелү, җыелу һ.б. рәвештә килеп тору. Яуса да ява бәхет кайберәүләргә. Ф.Яруллин. Кайда тишәргә, кайда ямарга, кайда чокырга, кайда сипләргә – заказлар ява гына. С.Шәрипов

5) күч. Берәр сыеклык яки үзле матдә өстән күпләп таму. Мин «юк» дигәч, ул дәртләнеп сөйләп китә иде: «Чынлап та бал ява, иртәнге чык белән юкә, имән яфракларын өзеп ялап йөри идек. Тукта, менә безнекеләргә кайткач, мин сине баллы яфраклар белән сыйлармын әле...» – ди иде... Ә.Еники. Җыеп кына бетерерлек түгел – яфраклардан бал ява. Ш.Галиев. Юкәләрдән бал ява, дип, Бүген бабам шатлана. З.Мурсиев

6) күч. шигъ. Бөркелү, чагылу. Күтәрелеп карамый да үзе, шулай да күреп торам: сөрмәле күзләреннән дәрт ява. Ф.Хөсни. Ап-ак кына гөлләр арасыннан Ак бәхетләр генә ява сыман... Л.Шәех

Ява бару Бер-бер артлы эзлекле рәвештә яву; торган саен ныграк яву. Гомеркәем каз гомере микән, Каурый ява барыр юлларга. Р.Ягъфәров. Юл буе кызык хәлләр турында сөйләшеп бардылар, сораулар да берсе артыннан берсе ява барды. Көмеш кыңгырау

Ява башлау Яварга тотыну. Саимә, ирен якларга теләп, арага кергән иде, пычрак үз өстенә ява башлады. Г.Галиева. Кайдандыр күк күкрәгәне ишетелде, яшен яшьнәп, яңгыр ява башлады. А.Нәҗми

Ява бирү Бернигә дә карамастан һаман яву. Яңгырның бик тансык чагы, ява бирсен! Г.Бәширов. Тик яңгырның исе китми, Ява бирә каты итеп. Р.Вәлиева

Ява тору Әледән-әле яву; һаман явуын дәвам итү. Кар, яңгыр ява тора. Җир дымны йота тора. Үлән, гөл шыта тора. Бик матур һава тора!.. Р.Харис. Яңгыр ява, һәр көн ява тора, Юып үтә күңел керләрен. Г.Корбанова

Явып алу Аз гына яву. Менә Кулай дигән шәһәрне үтеп киттек, менә өч-дүрт йорттан гына торган бәләкәй авыл юл читендә калды, коеп-коеп, яңгыр явып алды – ул ничек тиз башланса, шулай кисәктән генә туктады да. Ә.Рәшит. Төн йокыларын качырып теләгән, һәр көн телдән төшмәгән, күңелдә канлы яра булып торган яңгыр май азагында бер явып алгач, җиңел суладылар. Ф.Садриев

Явып җибәрү к. ява башлау. Чынлабрак явып җибәрсә, машиналар гына түгел, поездлар да туктый. Н.Измайлова. Я ңгыр явып җибәрсә, бу таудан гөрләвек буага акмый кая аксын? А.Тимергалин

Явып китү Тиз генә, кыска вакыт гына яву. Мондый көндә, беренче бөртекләр җиргә яткан минутларда, яңгыр да явып китсәме!.. А.Гыйләҗев. Аннан соң кар явып киткән китүен дә, ә барыбер чаңгы эзләре беленеп ята. И.Хуҗин

Явып кую Кинәт, бераз, бер мәртәбә яву. Һич көтмәгәндә, бозлы яңгырлар, хәтта кар явып куя, кортлар карлыган, алма, кура җиләкләреннән мыскал да нектар җыя алмый калалар. А.Хәсәнов. Яңгыр яуса явып куя иде – чиләкләп, бер туктамый яшен яшьнәп күкләр күкри, хәзерге кебек сирәк-мирәк кенә түгел... Сәхнә

Явып тору Гел, даими яки хәзерге моментта яву. Сугыш барышында әсир ителеп, безнең кулга эләккән солдатлары да шул турыда әйтә, дошман ягыннан өзлексез явып торган пуля һәм снарядларның көннән-көн арта баруы да шуны күрсәтеп тора иде. В.Нуруллин. Өстән туктаусыз явып тора, әйтерсең күк йөзе тишелгән, аяк асты саз да чокыр, өстәвенә дөм караңгы. К.Җәмит

Явып узу к. явып үтү. Мин килер алдыннан гына яңгыр явып узганга күрә, һава гаҗәеп матур иде. Г.Рәхим. Әледән-әле көзге җил улаганы ишетелә, яңгыр явып уза, я кар бөртекләре коела. Х.Ширмән

Явып үтү Явып китү, үтешли яву; аз гына, җиңелчә генә яву. Ноябрь урталарында, беренче йомшак кар явып үткән көннәрнең берсендә, без ялга кайттык. Г.Мөхәммәтшин. Яңа гына явып үткән яңгырдан үләннәр юеш иде, җылы пар күтәрелеп, күңелләрне иркәли, агач яфракларыннан төшеп өлгермәгән яңгыр тамчылары сирәк кенә тамып куя. Д.Каюмова

Явып яту сөйл. к. явып тору. К айчак җитез җилләр, бөтерчек кебек бер урында әйләнеп, циклонга әйләнә, һәм шул урында атналар буе яңгыр явып ята икән. Ватаным Татарстан. Сишәмбе көнне төштән соң тәрәзәгә күз салсак – ипләп кенә кар явып ята! Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә